Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Токиода чыккан Коръән китабын Япония принцессасы Казанда күргән

"Принцесса Япония командасы катнашкан Дөнья чемпионатларына йөри, аның алкаларына кадәр футбол тубы төшерелгән”, - диде Зилә Вәлиева.

Токиода чыккан Коръән китабын Япония принцессасы Хисако Такамадо Казанда күргән. Бу хакта бүген IT-паркта Дөнья чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте. 

  • 21 июньдә Казанга Япония футбол федерациясенең мактаулы рәисе - 64 яшьлек принцесса Хисако Такамадо япон футболчыларының өйрәнүләренә килгән иде. Принцесса Казан музейларында булган, төрле экспонатлар белән танышкан. 

“Япония принцессаcы бик ачык, аралашучан. Футбол уенын ярата, 1994 нче елдан бирле Япония командасы катнашкан Дөнья чемпионатларына йөри. Аның алкаларына кадәр футбол тубы төшерелгән”, - диде Зилә Вәлиева.

Музей директоры хәбәр итүенчә, Хисако Такамадода Токиода басылган Коръән китабы зур кызыксыну уяткан. “Япония тарихында 1934 елда мөселманнарның тырышлыгы белән гарәп шрифтында басылган Коръән китабы әлегә кадәр бердәнбер басма булып кала бирә. Принцесса аны бик озаклап карады, тарихы белән кызыксынды”, - диде ул.

  • Коръәннең бу басмасы Токиода 1934 елда басылган Казан басмасының күчерелмәсе булып санала. Ул Токио, Киджу һәм Тайкиу калаларында яшәгән татар җәмәгатьчелеге вәкилләре акчасына нәшер ителгән тәүге басма. Аңа кадәр Япониядә Коръәннең аерым кисәкләре генә япон теленә тәрҗемә ителеп басылган була.

Фото: kazan-kremlin.ru, Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев