Юлларда -махсус операция
Агымдагы атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Завод урамында 14.00-16.00 сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Тоташ тикшерүләр барышында 7 йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре ачыкланды. Иминлек каешын эләктермәгән өчен 4 йөртүчегә, 2 пассажирга административ беркетмә төзелде. Төзек булмаган машинада хәрәкәт итүче дә җаваплылыкка тартылды. “Тоннель” операциясенең чираттагысы киләсе атна башында аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне ачыклау максатында үткәреләчәк.


Нет комментариев