Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак-коммуналь ху­җа­лыгы хез­мәт­кәрләре туя һәм 1120 данә “Тополь-38” агачларын кышка әзерли

Район үзәген яшел­ләндерү һәм төзек­ләндерү буенча елның елында мәгълүм эш башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәкләр утыртып кына калынмый, дизайнга да игътибар бирелә соңгы вакытта. Үзәк урамнарда үсеп утыручы тополь, миләш һәм юкә агачлары һәр ел фасылында үзенчә ямь бирә. Матур булсын өчен аларга да тәрбия кирәк. Торак коммуналь хуҗалык директоры Илнур...

Район үзәген яшел­ләндерү һәм төзек­ләндерү буенча елның елында мәгълүм эш башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәкләр утыртып кына калынмый, дизайнга да игътибар бирелә соңгы вакытта. Үзәк урамнарда үсеп утыручы тополь, миләш һәм юкә агачлары һәр ел фасылында үзенчә ямь бирә. Матур булсын өчен аларга да тәрбия кирәк. Торак коммуналь хуҗалык директоры Илнур Хәбибуллинның әлеге агачларны формалаштырып торуны кызлар толымы белән чагыштыруы да кызыклы.

- Озын чәчле кызлар да, толымнарын җыеп, җыйнак итеп йөртсәләр - күркәм бит. Агач ботакларын да шуңа даими рәвештә матурлап торабыз. Мисалга, "Тополь-38" сортлы агачларның ботагы өчәр метрга кадәр үсәргә мөмкин. Әмма без аларны елга ике тапкыр кисәбез, - ди ул. - Алар барлыгы 1120 данә, шуларның 883енең артык үскән ботаклары быел киселде. Калганы узган ел гына утыртылды, алары әле үсеп кенә килә, формалаштыру өчен кечкенәрәк.

Топольләрнең ботаклары гадәттә февраль-март айларында һәм июльдән сентябрьгә кадәр киселә икән. Вахитов һәм Тукай урамнарындагы үсеп килү­че юкә агачларын да шулай матурлап торалар. Алары - 92 данә. Җитмештән артык тау нараты (Горная сосна) агачын, Гали Закиров урамындагы куак­ларны тәрбияләү дә алар җаваплылыгында. Төп кәү­­­сә­гә зыян китерми генә агачларның ботакларын кисүне Әлфидә Хәлилова, Гөлфия Гыйззәтова, Ләйлә Гайфуллина, Римма Маметова, Фәридә Галимова бик зур осталык белән башкара. Алар «чибәрләткән» агач-куакларга һәркем сокланып уза.

Агачларны формалаштыру эше быелга төгәлләнде. Торак-коммуналь ху­җа­лыгы хез­мәт­кәрләре бу юнәлештә хәзер туя агачларын кышка әзерләү мәшәкатьләре белән йөри. Зәмһәрир салкыннар гына өшетмәсен дә, кимерүчеләр генә зыян салмасын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев