Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышны уңай якка үзгәртү өчен гади киңәшләр

Беренче карашка гади генә күренгән киңәшләр дә тормышны уңай якка үзгәртә ала. Менә аларның кайберләре: Презентация вакытында янә­шәгездә су торсын. Нәрсә әйтергә кирәклеген онытып җибәрсәгез, су йотып куегыз. Халык моны аңламый да калырга мөмкин, ә сез ул арада фикерегезне туплый аласыз. Көнкүреш техникасы кибетендә сатучы-консультантны таба алмыйсызмы? Иң кыйммәтле телевизор...

Беренче карашка гади генә күренгән киңәшләр дә тормышны уңай якка үзгәртә ала. Менә аларның кайберләре:

  • Презентация вакытында янә­шәгездә су торсын. Нәрсә әйтергә кирәклеген онытып җибәрсәгез, су йотып куегыз. Халык моны аңламый да калырга мөмкин, ә сез ул арада фикерегезне туплый аласыз.
  • Көнкүреш техникасы кибетендә сатучы-консультантны таба алмыйсызмы? Иң кыйммәтле телевизор яки компьютер каршына басыгыз да бәясен өйрәнегез. Сатучы шунда ук килеп баса.
  • Зәңгәр ручкага кызыл төстәге «калпак» кидерегез, аны беркем дә алып китми.
  • Кибеттә иң арзанлы товар бик аста яки өстә була.
  • Грейпфрут яки әфлисун сатып алганда, аларның авырлыгына карагыз. Авыр булган саен, ул сусылрак һәм тәмлерәк.
  • Өйдән чыкканда кирәкле әйберне онытмас өчен, аны аяк киемегез эченә куегыз.
  • Кечкенә балагыз өчен электрон почта булдырып, шунда аның бөтен фотоларын җибәреп барыгыз. 18 яшенә җиткәч, логин белән паролен әйтегез. Аңа үз фотоларын карарга кызык булачак.
  • Камыр ризыгы пешергәндә күкәй булмаса, аның урынына банан кулланыгыз. Бер күкәйгә - ярты банан.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев