Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Тормышка бер үпкә  сакламыйча яши ул"

Шушы   көннәрдә 80 яшен билгеләгән хәбәрчебез  Мәгъдәнур  абый Гатауллин юбилеена багышлап район  үзәк  китапханәсендә   бик мәгънәле, дулкынландыргыч чара үткәрделәр

. Заманында районыбызның данлыклы токаре булган хезмәт ветеранына тәбрикләү сүзләрен үзе эшләгән оешма –  “Саба  МТС” җәмгыяте  директоры Илшат Миннебаев, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова, шагыйрә Миннегөл Манихова, “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе Габит Фәрхетдинов, Камил Галимҗанов  җиткерде. Мәгъдәнур абый яшь чакларын искә төшереп, китапханәне яңгыратып тальян гармунында моңлы көйләр яңгыратты. Саба район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлзилә Нурмөхәммәтова “Гомерләр үтмәгән” (баянчы Искәндәр Вәлиев)  җыры аша кичәгә ямь өстәде. Китапханә хезмәткәрләре юбилярга  шәмнәр дә  сүндерттеләр әле. “Безнең тормышыбыз Мәгъдәнур  абый  кебек  кешеләр белән  матур. Хезмәте белән  хөрмәт казанган  шәхес  ул. Кырык беренче  ел баласы булса да, тормыш авырлыгы турында  уфтанулы    сүз әйтмәс. Алар  сугышны  бишектән  ук  тойган  кешеләр. Язмаларында да ул  чорның авырлыгын ниндидер  вакыйгага  төреп бирә дә, 41 елгы икәнен дә онытасың. Тормышка бер үпкә  сакламыйча яши ул. Шуңа  без Мәгъдәнур  абыйга  сокланабыз, сәламәтлек, озак  яшәвен телибез”,–диде  үзәк китапханә директоры  Ләйсән Билалова һәм Рәхмәт хаты тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев