Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тоснодагы тарихчы шәһәрне азат иткән татар генералын танытырга тели

Төбәкче Олег Зимин генерал Минзакир Әбсәламов турында татарлар белергә тиеш дип саный.

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә төбәк тарихын өйрәнүче Олег Зимин Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрне азат иткән татар генералы Минзакир Әбсәламовның исемен халыкка танытырга тели. Шул максаттан ул генерал турында материаллар туплый. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. 

Элек райком җитәкчесе булган Зимин шәһәр музеендагы мәгълүматлар тулы түгел дип исәпли. Тосно шәһәрен азат итүдә генерал-майор Минзакир Әбсәламов җитәкчелегендәге сугышчылар турыдан-туры катнашкан. Әбсәламовчылар немецларга каршы көрәштә төп көч була. Әмма бу чынбарлык документларда гына калган, ди Олег Зимин.

Ул ни өчен Әбсәломовның сугышчан юлын өйрәнә башлавын сөйләде. Олег Зимин музейны карап йөргәндә кечкенә бер документка игътибар итә. Минзакир Әбсәламов, генерал-майор, тумышы белән Мамадыштан. Кызыксынып, "Хәрби разведка энциклопедиясе"н өйрәнә башлый. 

Тосно - Ленинград өлкәсендәге күркәм шәһәр. Татар җәмәгатьчелеге аны, бигрәк тә, урындагы "Изге юл" оешмасы аша белә. "Изге юл" җәмгыяте (җитәкчесе Иниятулла Кутуев) татар мәдәниятен, гореф - гадәтләребезне саклау буенча зур эш алып бара. Биредә бик бай музей бар. Анда Бөек Ватан сугышы яугирләре батырлыгына да күп урын бирелгән.

Зимин генерал-майорга кагылышлы күп материал туплаган. Ул дөреслек җиңсен өчен бар көчемне салачакмын, халык, бигрәк тә татарлар ватанпәрвәр милләттәшләре батырлыгын белергә тиеш, дигән фикердә. "Минем Минзакир Әбсәламов турындагы ачыш кайберәүләргә кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебегрәк тәэсир итте", - ди Олег Зимин.

  • Минзакир Абдрахман улы Әбсәламов 1896 елда Мамадыш өязе Югары Утар (хәзер Саба районына керә) авылында 1986 елда туган. 1940 елдан генерал-майор. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Әбсәламов җитәкчелегендәге 18нче укчы дивизия Ленинград фронтында сугыша. Батырлыгы өчен 2нче дәрәҗә Суворо ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Хәрби академиядә эшли.
  • Тосно - Ленинград өлкәсендәге шәһәр, анда 37 меңнән артык кеше яши.

 

Фото: wikimedia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев