Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа уңыш ашлыгына бәяләрне раслады

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа уңыш ашлыгына бәяләрне раслады. Икмәк ярдәмендә товар җитештерүчеләр "Татагролизинг" ААҖ, "РАЦИН" ДУП һәм икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларына бурычларын түли алачак, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. 3нче класслы бодайның сатып алу бәясе 10 мең сум, 4нче...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа уңыш ашлыгына бәяләрне раслады. Икмәк ярдәмендә товар җитештерүчеләр "Татагролизинг" ААҖ, "РАЦИН" ДУП һәм икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларына бурычларын түли алачак, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

3нче класслы бодайның сатып алу бәясе 10 мең сум, 4нче класслысы - 9,5, азык бодае 8,5 мең сум тора.

1нче класслы арышны 5,5 мең, 2нче класслысын 5,2 мең сумга сатарга мөмкин. Авыл халкыннан 3нче класслы арышны 4,8 мең сумга, азык арышын 4,3 мең сумга сатып алачаклар.

Азык арпасының сатып алу бәясе 8 мең сум күләмендә билгеләнгән, борчак та шул кадәр үк тора. Солы хакы 5,7 мең сум тәшкил итә.

Карабодай белән рапска бәя килешү буенча.

Бәяләр бер тонна өчен өстәмә кыйммәт салымын кертеп күрсәтелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X