Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР мөфтие туган телләрне яклаган петицияне хупларга чакыра

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кардәшләргә, милләттәшләргә һәм Россиянең башка халыклар вәкилләренә туган телләрне яклауга юнәлтелгән петицияне хупларга чакырып мөрәҗәгать белән чыга.

Хөрмәтле дуслар, дин кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар!

Мәктәптә туган тел укытылырга тиешме-юкмы? Бүген туган телнең киләчәк язмышы һәм дәрәҗәсе буенча мәсьәлә шундый рәвештә карала. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “тел проблемасын” зур борчулар белән күзәтеп барабыз һәм татар халкының милли бөтенлеген, туган телен саклауга хезмәт итәргә омтылабыз.

Бөек Ш.Мәрҗани язып калдырган: “Ислам динен сакларга өч әйбер ярдәм итә – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”. Ә Коръән-Кәримдә болай диелгән: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять). Бу аятьтә күренгәнчә, халыклар бер-берсен танып, баетып, өйрәнеп яшәргә тиеш һәм аларның һәрберсе Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән милли үзенчәлекләргә ия, ә туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора. Башка сүзләр белән әйткәндә, телебезне югалтсак – Раббыбызның әмерен үтәмибез булып чыга. Хакыйкатьтә Аллаһының хикмәте бөек: әгәр туган телең булмаса, ничек итеп киләчәк буыннарга үз милләтеңнең рухи-идеологик һәм мәдәни-әхлакый кодын тапшырырга мөмкин?

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар телен саклауга юнәлтелгән шактый чараларны тормышка ашырып бара. Әмма бу мәсьәләгә системалы якын килү таләп ителә һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырылырга тиеш.

Хөрмәтле ватандашлар! Мин Сезне мәктәпләрдә РФ халыкларының туган телләрен өйрәнүне саклау Мөрәҗәгатен хуплап чыгарга һәм change.org сайтыннан “Туган телләргә каршы законга юл юк” петициясен табып, теркәлеп, аңа кул куярга чакырам.  Туган телебезне саклауда өлеш кертү өчен интернет аша тавыш бирегез!

Телләр югалуын булдырмый калу өчен иң мөһим чара – аны мәгариф системасына кертеп җибәрү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телләр күптөрлелеге белән таныштыру, башка халыкларның мәдәнияте аша үз мәдәниятеңне тирәннән өйрәнү мәктәптә башкарылырга тиеш.

Һәм, ниһаять, иң мөһиме – гомеребезнең иң авыр мизгелләрендә без ярдәм сорап, гөнаһларны ярлыкауны көтеп Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итәбез. Һәм без моны туган телебездә башкарабыз! Чөнки йөрәгең аша уздырып, һәр әйткән сүзеңнең асылын аңлап, туган телдә укылган дога бөек көчкә ия була. Туган телебезне саклыйк, мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Фото: http://dumrt.ru
http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев