Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты очрашулар сериясен КАМАЗ, ТАИФ һәм КВЗ предприятиеләреннән башлады

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсенә һәм хезмәт шартларына аерым игътибар бирә.

Кичә ТР Президентының республика предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар сериясе башланды. Иртән КАМАЗ һәм «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән киңәшмә узды. Әңгәмәдә Президент коллективларда хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары дәрәҗәсенә аерым игътибар бирде. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Президент игътибар иткән төп мәсьәләләрнең берсе-икътисади мәсьәләләр һәм планнардан тыш, барыннан да элек, кешеләр һәм коллективлар. Рөстәм Нургалиевич уртача хезмәт хакы күләмен, предприятиеләрдә булдырылган шартларны, социаль гарантияләр мәсьәләләрен күтәрә», - диде Галимова.

Татарстан Президенты КАМАЗ генераль директоры белән очрашты һәм предприятиедә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары, төзелгән контрактлар, продукция китерү, проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Кичә ТР Президенты «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән дә очрашты. Анда инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү законы ярдәмендә киләчәктә гамәлгә ашыру мөмкин булачак проект турында фикер алыштылар. Компанияләр төркеме Рөстәм Миңнехановтан ТАИФ федераль дәрәҗәгә чыга торган инициативаларга ярдәм итүләрен сорады.

«Рөстәм Нургалиевич тиешле үтенеч белән мөрәҗәгать итүче предприятиеләргә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде», — дип билгеләп үтте Галимова.

Кичә көндез шулай ук «Татэнерго» генераль директоры, Казан вертолет заводы һәм Казан авиация заводы җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар узды.

Моннан тыш, бу атнада Татарстан Республикасы Президенты «Татнефть», Pozis, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы һәм «Нәфис» оешмасы җитәкчеләре белән очрашачак.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев