Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР спорт министрлыгында укучыларының XII Спартакиадасы йомгаклары һәм "Сәламәтлек" XVI авыл спартакиадасы йомгаклары буенча бүләкләү

4 февральдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, шулай ук авыл районнары арасында XVI «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы йомгаклары буенча бүләкләү булды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, шулай ук ведомство һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.
Саба муниципаль районы 2019 елда Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVI авыл спартакиадасы җиңүчесе Кубогы, шулай ук Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында халык саны 34 000 кешегә кадәр булган XII спартакиадада I урын өчен кубок белән бүләкләнде (2 төркем).
Бу җиңүләргә зур өлеш керткәннәре өчен Саба муниципаль районының барлык спортчыларына, тренерларына һәм яшьләренә рәхмәт белдерәбез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев