Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспортка салым түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Моңа кадәр Хисап палатасында транспорт салымын югары коэффициент белән исәпләүне камилләштерү кирәклеге хакында белдергәннәр иде.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Катасонов «Мәскәү» Шәһәр яңалыклары агентлыгына биргән әңгәмәсендә Россиядә транспорт салымын гамәлдән чыгаруны яклап чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий Хисап палатасының салымның әлеге төрен исәпләү процедурасын үзгәртүгә бәйле тәкъдимен шулай шәрехләде.

Аның сүзләренчә, транспорт салымын бензинга акцизлар алына башлау сәбәпле, моннан җиде ел элек үк гамәлдән чыгарырга кирәк иде.

«Салым итеп алынырга тиешле сумманы акциз рәвешендә бензинга салырга кирәк. Ягъни принцип мондый: әгәр юллар файдаланылса, машина йөри, аларны эксплуатацияләү күзлегеннән боларның барысы да бензин аша ябыла», - диде Сергей Катасонов.

Моңа кадәр Хисап палатасында транспорт салымын югары коэффициент белән исәпләүне камилләштерү кирәклеге хакында белдергәннәр иде.  

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев