Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспортта йөрү бәясе 32 сумга җитәргә мөмкин

Казан хакимияте җәмәгать транспортында йөрү бәясен тагын да арттырырга тәкъдим иткән. Башта билеты бәясен 25 сумнан 27,5кә күтәрергә теләгән булсалар, хәзер 32 сумга җиткәрергә кирәк дип саныйлар.

Транспортта йөрү хакы ике ел рәттән бер үк төрле торган, хәзер Казанда автобус, метро, трамвай һәм троллейбус билеты 25 сум (проездной белән йөргән очракта 23 сум).

Дәүләт комитеты исәбе буенча, транспорт бәяләре 1 августта ук күтәрелергә тиеш булган, ләкин соңрак ул 1 октябрьгә күчерелгән. Хәзер исә әлеге дата тагын кичектерелде.

Хәзерге вакытта Казанның автотранспорт предприятиесе автобус билеты бәяләрен 2,5 сумга түгел, 7 сумга арттыруларын сорый.

«Реальное время» матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ТР Госсоветы депутаты Руслан Юсупов бәяне шул рәвешле күтәрмәсәләр, автобуслар гадәттәге кебек йөри алмаячак дип белдергән. Чөнки 2015 елда дизягулыкның литры 32,75 сум торса, бүген 42,80 сум тора. Тәгәрмәчләр бәясе дә берничә елда 9 меңнән 10 мең сумга кадәр арткан. Депутатның әйтүенә караганда, мондый тәгәрмәч безнең юлларда 2 айдан эштән чыга.

Шулай ук, автобусның кайбер запчастьләре чит илдән кайтарылуы сәбәпле, доллар курсы белән  бәйле рәвештә артып  бара.

Фото: https://www.kzn.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев