Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиячеләр көне белән!

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Хезмәтегез –гаять мөһим һәм җаваплы. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар,  балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com | tolmacho

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев