Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрекмәннәрдән нигә үрнәк алмаска?!

Төрекмәнстанның гүзәл затларына 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ил Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов исеменнән 40ар манат (11 доллар, безнеңчә – 623 сум чамасы) күләмендә акча өләшәчәкләр.

Шулай итеп, дәүләт башлыгы имзалаган боерык нигезендә, предприя­тие­ләрдә, учреждение, оешмаларда (милек формасы нинди булуга карамас­тан!) эшләүче, пенсия алучы, вузларда укучы туташ-ханымнар, шулай ук мәк­тәптә белем алучы кызлар һәм хәтта балалар бакчаларына йөрүче кызчык­лар Президент бүләгенә ия булачак. Бары тик эшләмичә яки укымыйча өйләрендә кул кушырып утырган көчсез җенес вәкилләре генә 8 Март акчасыннан мәхрүм калачак.


Бу юлларны укыгач, безнең хатын-кызларыбыз да Төрекмәнстанның гү­зәл затларыннан бераз гына көн­ләшеп куймыйча калмастыр, мөгаен. Күп булмаса да, ел саен бәйрәм уңаеннан Президент бүләген алып кара әле! Хәер, бәйрәм акчасының гаиләдәге һәр гүзәл җе­нескә диярлек бирелгәнлеген исәп­кә алганда, әллә ни аз да түгел! Хатын-кызны олылау белән беррәттән, аңа уку яки эшләүгә, ягъни тулы канлы тормыш алып баруга берникадәр кызыксындыру тудыру да кебек бит әле бу.


Гүзәл затларга 8 Март уңаеннан дәү­ләт башлыгы исеменнән җәйге күл­мәк­лек штапель тукыма алырга җитәр­лек акча өләшү гадәте Төрекмәнстанның беренче Президенты Сәпәрморат Ниязов идарә иткән чорда кертелгән. Әлеге ил – элекке СССРның иң бай республикаларыннан берсе, чөнки биредә нефть һәм газ ятмалары бик күп, дип бер күлмәклек ситсыга күзләре кызган безнең хатын-кызларны шундук үз урыннарына утыртырга теләүчеләр дә табылыр анысы. Әмма Россиядә дә бу байлык аз түгел. Тик моңарчы телевизор экраннарыннан яки газета битлә­реннән генә коры котлау сүзләрен ишетеп-укып киләбез. Шуңа күрә хет инде бу юлы сайланачак “патшабыз”, йомшарып китеп, Төрекмәнстанның дәүләт җитәкчесеннән бераз үрнәк алмасмы икән, дигән тилемсәрәк уй башны каезлапмы-каезлый хәзер.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев