Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркия кунакханәләрендә ризыкны ашап бетерерлек күләмдә генә алырга киңәш итәчәкләр

Проектның максаты – азык-төлек калдыкларын киметү.

«Барысы да кертелгән» системасы буенча эшләүче Төркия кунакханәләре «Кызгылт сары флаг» проектында катнашачак. Аның максаты – азык-төлек калдыкларын киметү. Туристларга ризыкны ашап бетерә алан кадәр генә алырга киңәш итәчәкләр. Бу хакта Россия Туроператорлар ассоциациясе Төркия гаммәви мәгълүмат чараларына сылтама белән хәбәр итә.

Проект инициаторы Али Акгун сүзләренчә, Антальяда ял иткән вакытта ул туристларның тәлинкәләрдә ашалып бетмәгән әллә никадәр ризык калдыруын күреп шаккаткан.

«Төркиядә азык-төлек калдыклары проблемасы бик кискен тора: ел саен илдә 18 миллион җиләк-җимеш һәм яшелчә, 4,9 миллион ипи чүплеккә ыргытыла. Аларның гомуми бәясе 214 миллиард лира тәшкил итә», - дип белдерделәр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

Төркиянең Turizmgazetesi басмасы хәбәр иткәнчә, проектка 250 кунакханә кушылачак. Азык-төлек калдыкларын киметү өчен алар мондыйрак чаралар күрергә – ризыкны ашап бетерә алырлык күләмдә генә алган кунакларга мактау сүзләре әйтергә, шулай ук туристларны тәлинкәләргә ашамлыкны тау кебек өймәскә чакырган плакатлар урнаштырырга ниятли.

Россия Туроператорлар ассоциациясендә искәртүләренчә, программада катнашучылар шулай ук кухняда эшләүчеләрне тотылган азык-төлекне дөрес планлаштырырга да өйрәтергә тиеш. Кунакханә хуҗалары өчен проектта катнашу ирекле.

Фото: архив/Ирина Апачаева

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев