Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиянең Мәскәүдәге илчелегенә һөҗүм ясалган

Билгесез затлар Төркиянең РФдагы илчелегенә һөҗүм ясаган. Бу хакта дипломатик вәкиллектә белдергәннәр. "Илчелек янындагы демонстрантлар бинага ташлар атты. Илчелекнең икенче һәм өченче катларындагы тәрәзәләр ватылды, ташлар хезмәткәрләр утырган офисларга да эләкте", - дип хәбәр иткән Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелеге матбугат сәркатибе Орхан Газигил. "Хезмәткәрләр илчелекнең коридорлары буйлап йөрергә курка, бәлки...

Билгесез затлар Төркиянең РФдагы илчелегенә һөҗүм ясаган. Бу хакта дипломатик вәкиллектә белдергәннәр.

"Илчелек янындагы демонстрантлар бинага ташлар атты. Илчелекнең икенче һәм өченче катларындагы тәрәзәләр ватылды, ташлар хезмәткәрләр утырган офисларга да эләкте", - дип хәбәр иткән Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелеге матбугат сәркатибе Орхан Газигил.

"Хезмәткәрләр илчелекнең коридорлары буйлап йөрергә курка, бәлки җәрәхәтләнгәннәр дә бардыр, хәзер бу мәгълүмат аныклана", - дип билгеләп үткән ул.

Элегрәк Ульяновск кешеләре "Efes" сыра заводы офисыннан Төркия флагын алып ташлаган иде, дип хәбәр итә "Интерфакс". Сүриядәге операцияләрдә катнашкан "Су-24" Россия бомбардировщигын кичә Төркиянең "F-16" истребителе бәреп төшергән иде һәм Россия очкычы Сүрия территориясенә төшкән.

Самолетның ике очучысының берсе һәлак булган. Эзләү-коткару операцияләре барышында җирле боевиклар тарафыннан Россиянең "Ми-8" вертолеты бәреп төшерелгән, бер диңгез пехотачысы һәлак булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев