Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түрәләр ашханәләрне тикшергәннән соң Казандагы 38 мәктәптә яңа ресторан ачылачак

Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Мәктәпләргә яңа кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба һ.б. сатып алалар.

Яңа уку елы башында Казанның 38 мәктәбендә яңа ресторан ачылачак. Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шуларның 36сы – элеккеге мәктәп ашханәләре. Аларда җәен капиталь ремонт үткәрелә, яңа кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба һ.б. сатып алына.

«Тагын ике ресторан «Весна» торак комплексында һәм Гәрәев урамында урнашкан яңа мәктәпләрдә үз ишекләрен ачачак», - диелә хәбәрдә.

Искергән мәктәп ашханәләрен яңарту турындагы карар Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан мәктәптә туклану проблемаларына багышланган киңәшмәдә кабул ителде. Ул чагында шәһәр башлыгы түрәләрне, ризыкның сыйфатын тикшерү өчен, 162 ашханәгә төшке аш ашарга җибәрде.

 

Фото: Султан Исхаков/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев