Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түрәләр кесәсе. Кем күпме хезмәт хакы ала?

Росстат югары җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең хезмәт хакларын бәян итте.

Исемлектән күренгәнчә, иң күп акчаны Русия президенты администрациясе хезмәткәрләре ала: аларның кесәсенә ай саен уртача 206 мең сум кереп бара икән. Икенче урында хө-күмәт, ягъни Министрлар Кабинеты аппараты хезмәткәрләре: алар уртача 181 мең сум ала. Өченче урында РФ Конституция суды: монда айлык хезмәт хакы уртача 172 мең сум.

Йөз мең сумнан арткан хезмәт хакын шулай ук Федерация Советы (162 мең), Хисап палатасы (157 мең), РФ Тышкы эшләр министрлыгы (140 мең), Дәүләт Думасы (135 мең), Югары суд (129 мең), РФ Финанс министрлыгы (106 мең), МЧС (101 мең) хезмәткәрләре ала икән.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев