Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘРӘЗӘ ЮГЫЧ КАТСА...

Кыш көне күп машина йөртүче тәрәзә юа торган сыеклык кату кебек кыенлык белән очраша. Мондый автомобильдә юлга чыгу куркыныч санала. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә?

? Су салына торган савытның (бак) кайда урнашуын беләсезме? Кайбер машиналарда аны алып була һәм җылы җиргә куеп, каткан суны эретергә мөмкин. 
? Чит ил автомобильләренең күбесендә ул савыт “яшерелгән”. Машинаны җылы урынга 10 минутка кертү генә ярдәм итәчәк. Андый мөмкинлек булмаса, двигательне эшләтеп тора аласыз. Кайберәүләр кайнар су салып җебетә, әмма бу куркыныч, чөнки температура үзгәрү аркасында савытның ярылуы ихтимал. 
? Бакка иң түбән температурага исәпләнгән махсус сыеклык (незамерзайка) концентраты салырга була. Яисә спирт, аракы кулланырга мөмкин. 
? Кайбер машина хуҗалары, каткан сыеклыкны эретү өчен, “лампочка-контролька” куллана. Лампочканы бозга терәлгәнче бакка төшерәләр дә чыбыкларны аккумуляторга тоташтыралар. Әмма моны башка ысулларны кулланып булмаганда гына эшләргә ярый.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X