Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрәзәдән егылып төшкән 4 яшьлек кыз аңына килгән

Алабугадагы әлеге фаҗигале хәл узган атнада булды - 4 яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшкән иде.

Авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән кыз бала аңына килгән. Сабый инде якыннарын таный һәм алар белән сөйләшә дә башлаган. Дөрес, ул әле дә хастаханәнең реанимация бүлегендә дәвалана. Тәүлек буе янында әнисе кизү тора.

Хәзер табиблар баланың терелүенә ышана. Иң мөһиме, арка миенә зыян килмәгән. Ә бавыры бик нык зыян күргән. Хастаханәдә кызның сәламәтләнүе өчен зур эш башкарылган. Хәзер инде ул үзлегеннән сулый ала, ди табиблар. Шулай да тернәкләнү озакка сузылачак.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев