Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы “күчешкә” әзер булыйк

Агымдагы елның 3 июненнән Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле “аналог” сигналы эшләүдән туктый.

Әлеге күчеш өчен җәй аеның сайлануы шуның белән дә аңлатыла: бу фасылда авыл җирендә телевизор “отпускага чыга”. Ягъни җәй көне эш кешесе телевизор карап утырмый. Ул арада цифрлы телевидение карау өчен махсус ресивер (приставка) һәм ДМВ-диапозонлы антенна (гадәти антенна да бара) сатып алу турында да уйларга була. Моны эшләргә тиешлеләр районда чагыштырмача аз дияргә кирәк. Күбрәк өлкәннәр яшәгән йортлар. Чөнки яңа телевизорларга ул приставкалар заводтан ук куеп чыгарыла. Икенчедән, күпләр IT телевидение карый яки спутник тәлинкәсе алып куйган. Аларга цифрлы телевидениегә күчү бөтенләй кагылмый. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда приставка сатучы кибетләрдә әлеге җиһазлар бар. Айлык ихтыяҗ уртача 25-30 приставка тәшкил итә. Арзанлысы да ярый. Ә антеннага килгәндә, аның күәтлеген телебашня белән сезнең йорт арасындагы ераклыкны исәпләп алырга кирәк. Цифрлы “күчешкә” әзер булыйк.

Фото: https://pixabay.com | mojzagrebinfo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев