Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы пропусклар системасында яңа максат - чәчтарашханәләргә бару барлыкка килде

Чәчтарашханәгә айга бер тапкыр ике сәгатькә бару рөхсәт ителә.

Бүгенге көннән цифрлы үткәргечләр системасында яңа максат барлыкка килә — чәчтарашханәләргә бару. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атна ахырында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чәчтараш салоннарына барлык санитар таләпләрне үтәгәндә эшне башларга мөмкинлек бирә торган карарга кул куйды.

Нәкъ менә шуңа бәйле рәвештә, системага цифрлы пропусклар алу өчен гамәлдәге ун максатка унберенче сәбәп өстәлә - чәчтарашханәләрдә булу.

Яңа максат буенча цифрлы пропускларны онлайн гына алып була, аны шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Пропускны SMS-хәбәр аша алып булмый. Парикмахерскийларга айга бер тапкыр ике сәгатькә бару рөхсәт ителә.

СМС-пропусклар алу буенча тулырак мәгълүмат https://covid19.tatarstan.ru/ сайтында урнаштырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев