Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлыга – хөкүмәте ярдәме белән

Республика халкын 14 октябрьдән цифрлы мультиплекска күчерүгә әзерләүгә бик зур игътибар бирелә. Хәзер “Х” көненә күпме вакыт калганлыгы сайтлардагы таблоларда минутлап түгел, секундлап күрсәтелә. Табло тоташ нульләргә әйләнгәч, аналог телевидение тапшырулары туктатылачак (аны карауны телевизорларда һәр каналның логотибы янәшәсенә куелган “А” хәрефе күрсәтә) һәм нигездә өлкәннәр яшәгән йортларда “зәңгәр” экраннар бары тик ТНВ каналын гына (анысы да 2020 елның аввгустына кадәр) күрсәтәчәк.

Шуңа күрә  14 октябрьдән цифрлыны карый  алсыннар телевизорында  DVB-T2 тюнеры булган кешеләргә махсус приставка сатып алырга туры  килә. Татарстан хөкүмәте аны аз керемле гаиләләрдә аны сатып  сатып алучыларга компенсация бирү  турында карар  чыгарды. Соңгы  мәгълүматлар буенча социаль  яклау бүлегенә приставка өчен  субсидия  сорап 13 кеше мөрәҗәгать иткән. Гаиләдә җан башына керем яшәү минимумыннан югарырак булу  сәбәпле, берсенең гаризасы  кире  кагылган. Калганнары 1әр мең  сум   күләмендә  субсидия  алачак. Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат ителә.

Моннан тыш цифрлы сигналлар барып җитмәгән Иске Икшермә, Мәртен, Олы Нырты, Тенеки, Югары  Шытсу авылларында   яшәүче  аз керемле гаиләләргә дә республика  Хөкүмәте  карары нигезендә  спутник телевидениесе сатып алу һәм монтажлау чыгымнары компенсацияләү  каралган. Спутник телевидениесе җиһазлары быел сатып алынган очракта аның бәясенең 7300 сумы субсидия рәвешендә кире кайтарылачак. Хәзерге вакытта районда әлеге төр субсидиягә хокуклылар  ачыклана. ТОгаризаларны кабул итүче республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсеннән әйтүләренчә, әлегә бу  мәсьәләдә   мөрәҗәгатьләр кермәгән.  

Аналог телевидение тапшырулары караучылар сораулар туган очракта, 8 800 220 20 02 телефон номеры яки http://tatariya.rtrs.ru/ сайты аша да мөрәҗәгать итә алалар. Приставкаларны мөстәкыйль тоташтыра алмаучыларга бу юнәлештә махсус күнекмәләр алган  волонтерлар ярдәмгә киләчәк.

PS. Бу санны типографиягә җибәргәндә  аналог тапшырулар туктатылырга 12 көн, 17 сәгать, 31 минут, 42 секунд калган   иде.

Фото: скриншот tatariya.rtrs.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев