Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тубыл университеты профессоры татар укытучыларын әзерләргә кирәк дип саный

Аның әйтүенчә, Төмәндә дә, Тубылда да 20 елдан артык милли кадрлар әзерләнгән.

Тубыл дәүләт педагогия университетында татар телле белгечләр әзерләү үтенече үтенече белән бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина чыкты.

Ул Тубыл дәүләт университетында татар теле һәм татар әдәбияты белгечлеге буенча педагогик кадрлар әзерләүне яңадан кайтаруны сорады. Төмән университетының тюркология үзәге директоры Төмәндә дә, Тубылда да 20 елдан артык милли кадрлар әзерләнгәнен билгеләп узды.

“Бүген - балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар, урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар телле белгечләр юк. Урал тауларыннан Тын океанга кадәр дәүләтен төзегән бердәнбер халык – татарлар. Ул дәүләтнең исеме - Себер ханлыгы. 1957 елдан башлап, Тубыл педагогия институтында татар факультеты эшләгән. Профессорлар Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин, Фәрит Хатипов,  Габделхәй Әхәтов Тубылда эшләгәннәр. Алар кадрлар әзерләгәннәр. 1989 елдан башлап, Тубыл педагогия университетында яңадан татар факультеты эшли башлаган. 1993 елдан башлап, Төмән университетында татар группасы ачыла. Хәзер без ябылдык. Студентлар бетте, балалар руслашып баралар. Балалар бакчасында татар телендә дәресләр алып барылмый. Татар тәрбиячеләре күп милләтле авылларда, балалар бакчаларында балаларны русча өйрәтәләр, чөнки алар, педагогия училищесын тәмамласа да, квалификацияләре юк. Шуның өчен көн кадагында педагогия училищесында һәм Тубыл педагогия университетында яңадан кадрлар әзерләү бурычы тора”, - дип сөйләде Хәнисә Алишина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстанның Дәүләт Советына - беренче академик хатын-кыз, Казан университеты профессоры, 50 елдан артык гомерен Себердә татар телен өйрәтүгә багышлаган Диләрә Тумашева исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты.

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, җавап кайтарып: “Быел финанс университеты базасында предмет укытучылары әзерләнәчәк. Анда РФ төбәкләреннән дә вәкилләр кабул ителәчәк”, - диде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев