Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган телне мәҗбүри укытуны яклаган петицияне дүрт меңнән артык кеше имзалаган

Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган.

Туган телләрне мәктәп программасында мәҗбүри укытуны саклау турындагы петициягә бер атна эчендә дүрт меңнән артык кеше имза куйган. Петициянең авторлары - "Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркеме.

Петиция 10 апрельдә Дәүләт Думасы утырышында “Россия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнән соң язылды. Дәүләт Думасы депутатлары республикаларның милли телләрен ата-аналар ирегенә бирү яклы.

Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган. Алар - Якутия депутаты Иван Шамаев, Дагыстанның көнчыгыш телләрен өйрәнү белгече Руслан Корбанов, журналистлар Руслан Айсин һәм Марк Шишкин.

“Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркем якын арада петиция имзалаучыларны биш мең кешегә кадәр җиткерүне максат итеп куя.

Фото: скриншот

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев