Авылга кайтып урнашуымның төп сәбәпләренең берсе – ике туган балалары буларак, олы агамның уллары-кызлары, нәселнең калган әһелләре белән туганлык җепләрен ныгыту, бергәләп матур итеп яшәргә теләү иде. Заманында олы абзыем, апам һәм бүтән ерак туганнарым белән дә ярдәмләшеп, бер-беребезгә хәсрәт, бәла килгәндә аны ихлас йөрәк-җан җылысы белән эретеп, авыр тормышта хәлләребезне җиңеләйтергә тырышып яши идек
Алдагы көндә дә тормышлар шулай дәвам итәр дә, картлык көнемдә бәхетле булырмын дип хыялланган идем. Хыялымның хыял гына булып каласын, инде заманаларның үзгәргәнен, кешеләрдә мәрхәмәт дигән нәрсә бетеп, туганлык җепләренең өзелүен, кешеләрнең бары тик мал артыннан кууын, байлык туплавын кайтып яши башлауга ук сиздем.
Ярлы көне – ялыныч диләр. Ялгызлар белән дә шулай. Берьүзең күченеп кайткач ни хәл итәсең, киңәшкә дип, ярдәм өмет итеп туган тиешлеләреңә башың иеп барасың. Абзый исән вакытта кайчан барсаң да “ах!” итеп, ачык йөз белән каршылар, ничек тә хәлеңә керер, шулай ук ачык йөзле, тәмле телле җиңги дә сыйлы өстәле белән каршылар, хәсрәтләреңне таратырга тырышыр иде.
Йортта картларның рәте бетеп, хуҗалык белән идарә итү яшьләр кулына күчкәч (илдә булган үзгәрешләр тәэсир итәдер), хәлләр бөтенләй дә бүтәнчәгә әйләнгән икән. Авыл кешеләре, туганнар арасында элеккечә бер тәлинкә аш, бер чәркә көмешкә хакына гына ярдәмләшү дигән нәрсә бөтенләй дә беткән икән хәзер. Һәр нәрсәгә хәзер бәя куелган. Элеккеге Мостафа, Имаметдин картлар кебек Ходай ризалыгы, игелек, савап өчен генә терлек чалып, тире тунап йөрмиләр икән. Бер баш сугымны эшкәрткән өчен, ашап-эчүдән кала, фәлән бәя дип шартлатып хак сорыйлар. Мунча башы япкан өчен дә, газ мичен районнан алып кайтып урнаштырган өчен дә, йорт тирәсендәге төрле эшләр өчен дә кем ничек булдыра ала, шулай бәя сорый. Йорт өлгертүдән алып, бакча сукалау, бер бичарага кибеткә барып азык-төлек алып кайту, бер чиләк су кертүгә чаклы бушлай, игелек хакына гына башкарылмый хәзер.
Бер уйлаганда авылда даими эш урыны булмаган яшь кешене моның өчен гаепләргә дә ярамый кебек. Аңа да яшәргә, гаилә алып барырга акча кирәк бит. Коры рәхмәт белән генә тамак туймый. Шулай да игелекне бушлай, Ходай ризалыгы өчен кылырга мөмкинчелеге булганнар тормышны авырлык белән сөйрәүчеләрдән дә комсызрак кыланалар. Өе хан сараедай, абзары тулы мал, келәте тулы икмәк, ишегалды тулы техника, үзләре ирле-хатынлы берничә эштә эшләп акча алалар. Шунда игелек булсын дип, авырлыкка тарыган туган тиешле кешеләренә бушлай ник бер ярдәм итсеннәр! Машиналарына утыртып районга алып барган өчен дә бензин хакына дип акча алырга тырышалар. Шактый эшләрне шулай түләп эшләткәч, акчаның кая тотылганына хатынга “хисап” биргәндә, ул: “Туганнар дип өзелеп, нишләргә белми кайткан идең, аңладыңмы инде хәзер кемнең кем икәнен?” – дип әйтеп куйды. Нишлисең, дөрес сүзгә җавап юк. Олы әдибебез, мәгънәле пьесалар язучы, драматург Туфан ага телевидениедән бервакыт: “Югары пост биләүче түрәләрнең “юк туганнары”, булмаган дуслары табыла, алар төнге багана башында җәйге төндә янган утны сырып алган чебен, черки кебек үрчиләр, ә ут сүнсә ник берсе калсын?!” – дигән иде.
Мин дә зур пост биләүче түрә булып кайтсам, юк туганнарым да табылып, ләббәйкәләп бил бөгеп, бушлай ярдәм итәргә атлыгып торырлар иде. Мәшһүр шагыйребез Тукай да “Теләнче” шигырендә, ачыргаланып: “Акча барда бар да дус шул, бар да яр, акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр”, – дип язган бит. Дин бик көчле булган Тукай заманнарында ук авыр хәлгә тарыганнарга игелек дип бушлай гына булышырга атлыгып тормаганнар, күрәсең. Ил кая – иблис шунда диләр. Игелек кылырга туганнар да атлыгып тормый шул. Шуңа күрә авылдан кире китүемә бер дә үкенмим.
Нет комментариев