Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай рухлы әдип

Әхәт Гаффар иҗатында Тукай темасы бик зур урын алып тора икән ләбаса! Аның олугъ шагыйрьгә багышланган әсәрләре бер тында укыла һәм беркемне дә битараф калдырмый. Бер яктан, алар Ә.Гаффар иҗатының йөзек кашы булып торса, бөек язучыны олылап, укучылар кү­ңе­лендә хәтер-ихтирам­ны яңар­тса, икенче яктан, та­тарның бөек улы Тукайга бул­ган хөрмәтебезне арт­ты­ра, аның даһилыгы ал­дын­да тагын бер тапкыр баш ияргә этәрә.

Исемнәре һәм иҗат­ла­ры белән үз халкының тарихыннан аерылгысыз шә­хеслә­ренә багышланган әсәрләр Ә.Гаффар иҗатын­да аерым урын алып тора. Әйтик, аның татар халкы­ның бөек улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әсәрлә­ре генә дә берничә. Моңа га­җәп­ләнәсе түгел: Тукай үзе исән вакытта ук иҗатчы­ларның үзәгендә булган, ши­гырь­лә­ре, тәнкыйть мәка­лә­лә­ре бе­лән чордашларын җә­леп ит­кән. Язучылар исә аның ятимлек чорын, авыр бала чагын, шәхесенең күп­кыр­лылыгын халык күңелен­дә мәңге яшә­тергә омтылганнар.


Ә.Гаффар иҗатында Тукайга зур урын бирелгән: драматик пьесасы, шигырь­ләре, хикәя-повестьла­рын­да да шагыйрь образын оч­рата алабыз. Тукайның күп­кырлы шәхесенә чагылдырып язылган публицистик язмалары шулай ук татар укучысын бөек шагыйребез белән таныштыруда зур урын били. 
1986 елда язылган ”Соң­гы сәгать” әсәре аерым игътибарга лаек. Ә.Гаффар әсәрнең жанрын үзе ”хыялый поэма” дип билгели. Ә бөтен характеры, төзелеше, сәнгатьчә эш­ләнеше, конфликт үзенчә­л­еге ягыннан исә ул шигырь белән язылган трагедия жанрына карый.


Шагыйрьнең эчке дөнья­сын ачу өчен Ә.Гаффар, үт­кәнгә кайту алымын файдаланып, кечкенә Апуш белән олы шагыйрь сөйлә­шүеннән Г.Тукайның еллар буена үз күңеленә җыелган уйларын, үпкә-сагышла­рын, сызлануларын укучыга һәм тамашачыга җит­керүгә ирешә. Тра­ге­диядә Тукайның үз әсәр­ләре, башка шагыйрь­ләрнең әсәр­лә­ре уңышлы һәм күп файдаланылган. Биредә без Ә.Гаффарның шагыйрь образын яңача сурәтләвен күрә­без. 2018 елда Г.Тукай исе­мендәге дәүләт бүләге кандидатлары арасында язучы Ә.Гаффар да бар, һәм аның әлеге повесть исеме белән аталган ”Дәрья башы” дигән повесть, романнар, хикәяләр җыентыгы, ”Олы юлның тузаны” романы һәм һәм ”Әхәт Гаффар: балалар өчен әкият­ләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары белән бергә – зур бүләккә дәгъва кыла.


Китапны ачып җибәргән ”Дәрья башы” повестеның исеме җисеменә туры килә. Ул кечкенә Апушның бала чагының мөһим бер чорын – аны шәхес буларак тәр­бия­ләүгә зур этәргеч бир­гән Җаекка – яңа гына кызлары һәм уллары үлгән Галиәсгар җизнәсе белән Газизә апасы йортына килү вакытын тасвирлый.


Кырлайдан Җаекка алып баручы юл, чит-ят бер йортка аяк басу, ”чираттагы әти-әниләр” белән танышу, кеч­кенә Апушның хис-кичереш­ләре әсәрнең сюжет сызыгын тәшкил итә. Повестьтан ик­сез-чиксез бер моң сизелеп торуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу моңның сәбәбе – Апушның Кырлайны, андагы мәдрәсәне сагынуы, ятимлек газабы, ятимлек язмышына әрнү-үпкәлә­вен­дә. Аның яшьтәше Габде­рәүфнең: ”Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел”, – дигән сүзе­нә каршы аның:


”– Кайда да бер. Мин Кырлайны сагындым инде, мәд­рәсәне. Фәтхерахман мө­гал­лимне...” – дип җавап би­рү­ен­нән бөтен җан әр­нүен, юлда йөреп, анда сугылып, тегендә кагылып яшәвеннән аруын аңлап була.


Аерым күренешләрдә Габ­­дуллаҗан образында берь­юлы моң да, сагыш та, сабырлык та бергә үрелеп, кушылып китә. Кечкенә Апуш ”уеннарда катнашмый”, ”әти”, ”әни” дип дәшү­ләрне бик озак иттерәсе ки­лә”, ”кайда да ирекле булма­вын”а көр­сенә. Аның тарафыннан ”бар җанын – үт­кәнен, хә­зергесен, күрә­чәген – ачынып әйткән рән­җүле, каргышлы сүз­лә­ре”н якыннарына да ише­тергә туры килә:


”Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөр­тәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин...  дим...”


”Дәрья башы”нда Тукай­ның чын кешелек сыйфатлары, иман һәм рух ныклыгы алга бастырыла.


Повесть ”Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кы­рыйсыз булып тоела иде” дигән җөмлә белән башланып китә. ”Дала” образы – халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моң­нары, бөтен яшәү образы, тарихы. Шуңа бәйле рә­вештә, әсәрнең беренче җөм­ләсеннән үк туган як моң­нарын, якынлыкны тоеп була.


Юл детале исә, бер яктан, кечкенә Габдулла өчен Кырлай, Казан, Чистай, Ырым­бур, Җаек араларын тоташтыра торган чиксез киңлек булып торса, икенче яктан, Җаекка илтә торган юл – ятим Апуш­ның тормышындагы әһә­мият­ле чор, ак кар белән уратып алынган, аңа күпмедер вакыт җи­ңел­лек китерәчәк бәхет юлы.


Повесть башында – Җаек­ка бару юлында һәм әсәр ахырында – Габ­дул­лаҗанның уйларында  бүре образы бе­лән очрашабыз. ”Ялгыз бү­ренең, танавын күккә чөеп, кыска итеп улавы”, әйтерсең лә кечкенә Апушның күп кыенлыкларга, тормыш газапларына дучар ителгән тормышына киная ясый. Дил­бегәне тоткан Сафиул­ланың сүзләре исә ”бүреләр”­не дош­ман буларак та аңларга этәрә:


”– Монда шулай бүреләр күпмени? – дип сорады малай. – Казаннан чыкканнан бирле... дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.


– Әй, Габдуллаҗан, дөнья­­да бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күб­рәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан”.


Сафиулланың юлда барган вакытта Габдуллаҗанга дилбегә тоттыруы һәм шә­кертнең карышмавы – кеч­кенә Апушның Җаек чорында тормыш тәҗрибәсен җыяр­га, гомеренең җавап­лы вакытына керергә әзер­леген күрсәтә булса кирәк. Әрҗә детале исә Апушны ятимлек ачысы сындырмавына, җа­вап­лылыкны үз өстенә алудан курыкмавына ишарә ясый:


”– Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.


– Мә алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы... язмышың авыр...”


Повесть азагында Апуш­ның Гыймадетдин белән мунча керү күренеше, без­нең аңлавыбызча, аеруча әһә­мият­ле. Чөнки герой тор­мышында яңа чор башлануны, аның, ятимлек сә­хи­фәләрен ябып – үткәндә калдырып, тормыш кита­бының яңа битен ачуына – ”дәрья башы”на керүенә ишарә булып тора. 
Ә.Гаффар иҗат иткән әдә­би каһарман Габдулла Тукайны реалистик, тулы канлы, катлаулы характерлы, җанлы кеше итеп кү­заллата дип саныйбыз. Кыс­касы, ”Дәрья башы” повес­тенда Тукай образы укучылар алдында бөтен­ләй үзгә – сагышлы һәм көр күңелле, сабыр һәм җор сүзле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле Апуш булып ачыла. Әсәр бөек шагыйрьнең бала чагын гына түгел, ә бәлки аның саллы иҗатын, тормышка карашын, каләме бе­лән уеп калдырган уй-фи­керләрен яңача аңларга, аларга яңача якын килергә ярдәм итә.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев