Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай туган төбәктә бөек шагыйрьгә багышланган чаралар узды

Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар 27 апрельдә шагыйрьнең туган төбәге Арчада дәвам итте.

Арча район мәдәният йорты каршында узган әдәби-музыкаль тамашадан соң, бөек шагыйрь истәлегенә йөгерү марафоны башланды. Йөгерешчеләр Яңа Кырлай ягына юл алдылар. Кырлайда аларны район башлыгы Илшат Нуриев һәм тантанага кайткан күпсанлы язучылар каршы алды. Чарага Татарстаннан гына түгел, Әзәрбайдҗан, Чувашия, Якутия, Башкортстан, Палестина, Румыниядән дә каләм ияләре килде.

Кунаклар өчен Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена, Сәгъди абзый йортына экскурсияләр оештырылды. Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган лауреатлар шагыйрьнең  һәйкәленә баш иеп, чәчәкләр куйдылар.

Бөек  шагыйрьгә багышланган чаралар Яңа Кырлай мәдәният йортында дәвам итте. Биредә узган тантанада Габдулла Тукай әсәрләре, халык җырлары яңгырады, марафонда җиңгән йөгерешчеләргә дипломнар тапшырылды. Дипломнарны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, халык шагыйре Разил Вәлиев,  быел Габдулла Тукай премиясе лауреаты исеменә лаек булган язучы-прозаик Камил Кәримовлар тапшырды.

Кырлайдан кунаклар Арчага юл тоттылар. Арча үзәгендә бу төбәктән чыккан күренекле каләм ияләренә куелган һәйкәлләр аллеясы бар. Язучылар мәшһүрләребезнең һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган чараларның туган төбәгендә узганнары Кушлавычта тәмамланды. Кечкенә Апуш эзләрен саклаган урамнардан узып,  ул яшәгән гасыр авазын саклаган музей-йортка кереп, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф ага каберен зиярат кылып, кунаклар Казанга юл тоттылар.

Фото: http://www.sptatar.ru
http://www.sptatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев