Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Туклыклы да, тәмле дә

    Көннең күп өлешен мәктәптә үткәрүче балалар сәламәтлеге ашханәдә нәрсә белән тук­лануына нык бәйле. Хәзер мәктәпләрдә укучылар бердәй меню нигезендә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Әмма еш кына әти-әниләрдән мәктәп ашха­нәләрендә тукла­нуның сыйфатына бәйле ризасызлыклар да ишетелә. Бу хакта нигездә авыл җирлекләрендә узган җыеннарда сүз кузгатыла. Район мәгариф бүлеге...

    Көннең күп өлешен мәктәптә үткәрүче балалар сәламәтлеге ашханәдә нәрсә белән тук­лануына нык бәйле. Хәзер мәктәпләрдә укучылар бердәй меню нигезендә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр.

    Әмма еш кына әти-әниләрдән мәктәп ашха­нәләрендә тукла­нуның сыйфатына бәйле ризасызлыклар да ишетелә. Бу хакта нигездә авыл җирлекләрендә узган җыеннарда сүз кузгатыла. Район мәгариф бүлеге методисты Ленара Зариповадан әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән дә кызыксындык. Аның әй­түенчә, укучыларның тук­­ла­­ну мәсьәләләрен кон­троль­дә тоту максатыннан мәктәпләрнең ашханәләренә тикшерү чаралары үткәрелә, әмма җитди кимчелекләр күзәтелми. Баласының туклануы белән кызыксынган һәр ата-анага белем бирү учреждениесе ашханәсе белән шәхси якыннан танышу рөхсәт ителә. Мәктәп ашханәсендә туклану өчен балага бер көнгә апрель аеннан бюджеттан 5,80 сум каралган, әти-әниләр 12 сум түли. Бер балага норматив буенча 66 грамм арыш, 110 грамм бодай ипие, 138 грамм бәрәңге, 20 грамм сыер мае, 37 грамм ит тиеш. Меню ярты ел саен үзгәртелеп, ике атналык цикл белән төрләндерелә. Икшермә кадет, сәләтле балалар мәктәбе, Шәмәрдән лицееннан кала, башка мәктәпләрдә бер үк меню кабул ителгән.

    Мең кат ишеткәнче, бер кат үз күзең белән күрү яхшырак, диләр. Мәктәп ашханәләре белән танышуны Тимершык урта мәктәбеннән башладык. Укучыларның нәкъ иртәнге аш вакыты иде. Гыйнвар аен­да ишекләрен ачып, 165 укучыны үзенә сыйдырган мәктәптә бөтен шартлар булдырылган. Беренче дәрестән соң ашханәдә 50 башлангыч сыйныф укучысы туклана. 66 балага исәпләнгән ашханәгә укучылар алты төркем булып керәләр икән. Бер тәлинкәне алты тапкыр юарга мәҗбүр пешекчеләрнең хезмәтен җиңел диеп булмый. Биредә 11 ел эш стажлы Гөлсәнә Дәүләтҗанова белән Диләрә Мусина ризыкларны күңел җылысын кушып әзерлиләр. "Ашларыгыз тәмлеме?" дигән соравыма да укучылар бертавыштан: "Бик тәмле, өйдәге кебек",- дип җавап бирделәр. V сыйныф укучысы Илзидә Нәҗипова мәктәп ашханәсендә пешкән бар ризыкны да яратып ашавын яшермәде. IX сыйныф укучысы Альберт Галимов ризыкларның туклыклы һәм тәмле булуын әйтсә, исемен яшергән бер егет: "Төрле вакыт була инде", - дип елмайды. Бу җавап та урынлы, чөнки берьюлы бөтен кешегә дә ошап бетмәү - табигый хәл. Бүгенге балаларны да ризыкка талымсыз диеп һич тә әйтеп булмый. Тәмле ашарга ияләнгән, өйдәге татлы ризыклардан соң ашханәнең боткасы күңелдәгечә тоелмаска мөмкин. Әмма сөттә пешкән дөге боткасы укучылар күңеленә бик хуш килде, тәлинкәләр тиз арада ялтырый торды. "Үзәкләштерелгән меню тәртибе кертелү бик уңайлы булды, нәрсә пешерик дип баш ватмыйбыз, әзер исемлек белән эш итәбез бит", - ди Гөлсәнә Дәүләтҗанова. - Мәктәбебез яңа булгач, эшләргә бөтен шартлар да бар, тик хезмәт хакының түбән булуы гына борчый. Мин, мәсәлән, 7мең, икенчебез 5500 сум ала. Бу акчага тормыш алып баруны күз алдына китерәсездер инде... Эшебезне җиңелләрдән дип әйтмәс идем". Беркем дә әлеге һөнәр ияләренең эшен җиңел дияргә җөрьәт итмәс. Ашханәдә һәр җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә: ярмалар саклау урыны, ит-балык цехы, суыту шкафлары бүлмәсе, савыт-саба юу урыны, пешекчеләр өчен душ бүлмәсе - һәрберсе белән аерым танышып чыктык. "150 кг карлыган кайнатмасы әзерләгән идек, ул уку елы буена җитә, балаларның алдыннан өзгән юк", - ди Гөлсәнә ханым.

    Мартта Тимершык урта мәктәбендә сәламәтлек айлыгы игълан ителгән. Әлеге ай кысаларында сыйныф сәгатьләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар, әңгәмәләр, тестлар үткәрелә. "Менә "Сез ничек тукланасыз?" дигән темага барлык укучылардан алынган тест нәтиҗәләре белән таныштык. "Иртән нәрсә ашыйсың?" дигән сорауга 34 процент бала "ботка" дип җавап биргән, гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвешенә нигез кечкенәдән салынуы - куанычлы күренеш,- ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәлимә Нәҗипова. - Ата-аналар җыелышында тестларның нәтиҗәләре белән таныштырып, дөрес туклану - сәламәтлекнең нигезе хакында фикерләр уртаклашабыз".

    Тимершык урта мәктәбендә яшь буынны "сәламәт тәндә - сәламәт акыл" гыйбарәсенә таянып тәрбиялиләр дияр­гә ныклы җирлек бар. "Ка­миллекнең чиге юк",- дигән бер акыл иясе, һәр юнәлештә дә шуңа омтылсак иде.

    Фәридә Вилданова.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: