Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тулган ай” туганда

Кеше кадере юк дип әйтергә яратабыз. Бар, аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Гомер көзе якынлашканда күпләр югалып кала. Яшәсен яшәгән инде дип, үз эченә бикләнә, үзен җәмгыять өчен кирәксез кеше итеп тоя башлый. Гәрчә алар очрашуга, аралашуга аерым игътибарга лаек булсалар да. Озак еллар бистәбездә җитәкче урыннарда эшләп лаеклы...

Кеше кадере юк дип әйтергә яратабыз. Бар, аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Гомер көзе якынлашканда күпләр югалып кала. Яшәсен яшәгән инде дип, үз эченә бикләнә, үзен җәмгыять өчен кирәксез кеше итеп тоя башлый. Гәрчә алар очрашуга, аралашуга аерым игътибарга лаек булсалар да.

Озак еллар бистәбездә җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, ветераннар советы рәисе итеп сайланган Миңҗиһан Галиева да бу хакта озак уйлана. Өлкәннәр тормышына матур төсмерләр бирәсе, яшәүгә дәрт-куәт өстисе, хәрәкәтчән яшәү рәвеше тудырасы килә аның. "Бистәбездә җырга-моңга бай, гашыйк кешеләр күп бит. Нигә әле өлкәннәр ансамбле оештырмаска, дигән фикергә килә ул. Аның фикерен югарыда да хуплыйлар. Миңҗиһан Әхмәдулла кызы җиң сызганып эшкә керешә. Шәмәрдән халкын яхшы белгәнгә күрә, һәр оешмадан лаеклы ялга чыккан сәнгатьтә гашыйк кешеләрне барлап, алар белән очрашып сөйләшүе, аңлашуы авыр булмый. Шулай итеп, 2006 елда Шәмәрдән мәдәният йорты каршында "Тулган ай" фольклор ансамбле оештырыла. Аңа 20дән артык кеше туплана. Алар барысы да - сәнгать өлкәсендә "кайнаган" активистлар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев