Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумаган улым төшләремә керә

Газета битләрендә төрле язмышлы кешеләр белән танышырга туры килә. Шуларны укыгач, мин дә үземнең күңелемдәге серләремне сөйләргә булдым әле. Татарстанга читтән күченеп кайттык без. Әле ул вакытта мин укырга кермәгән идем. Сыйныфташым Фаил белән беренче көннән үк бер партада утырдык. Мәхәббәт хисенең кайчан барлыкка килгәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Ә...

Фаил белән яратышып йөргәнебезне кешедән яшерүдән мәгънә юк иде. Мәктәпне тәмамлап чыгуга, өйләнешеп тә куйдык. Кулга-кул тотынышып, шәһәргә чыгып киттек. Икебез дә укырга кереп, югары белем алдык. Ә аннары кызыбыз дөньяга килде. Ләйләгә 4 яшь вакытта мин икенче баламны алып кайтырга булдым. УЗИ сабыемның малай икәнен күрсәтте. Ә Фаилнең бу хәбәргә ничек сөенгәнен күрсәгез иде! Ул кояштай балкыды.
Тик безнең бәхетебезгә күз тигәндер, ахрысы. Фаил, эштән кайтканда, юл фаҗигасенә очрап һәлак булды. Мин нишләргә дә белмәдем. Каенанам: "Оныгыбызны табып кына бир. Үзебез үстерәбез", - дигән иде. Тик мин аларны тыңламадым. Башым чуалган чак иде: табиблар ярдәме белән баладан котылдым. Үстерә алмам дип уйладым. Шуннан соң бик озак авырдым. Сәламәтлегемә зыян килде. Тик ничек тә яшәргә дигән уй белән әкренләп аякка бастым. Шуннан соң мине бер кешегә димләделәр. Фәритнең үз баласы юк иде. Шуңа да уртак бала сорады. Ә мин исә, ничек кенә тырышсам да, авырга уза алмадым. Фәрит бала алуымны да сорады. Тик мин каршы килдем. Янәсе, үзем алып кайтам. Тик еллар арты еллар узды. Уртак бала булмагач, Фәрит мине ташлап китте. Инде кызымның да - үз тормышы. Оныклар сөям хәзер. Озакламый иллене тутырам. Әмма тумый калган улым инде ничә еллар төшемә кереп йөдәтә. Бу адымыма бик үкенсәм дә, берни эшли алмыйм. Ничек кенә итеп тынычланырга икән?
Фәридә
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев