Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Турэксперт көз көне кайсы илләрдә ял бәясе кыйммәтләнәчәге турында сөйләде

Ялга җыенучыларга яңа хәбәр

  Көз уртасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Таиландта, шулай ук Кытайның Хайнань утравында һәм Мальдив утрауларында ял итү сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Бу хакта онлайн-турагентлык хуҗасы Надежда Яблонская сөйләде, дип хәбәр итә NEWS.ru.

Бу локацияләрдә ял бәясе кыйммәтләнүен эксперт октябрь-ноябрьдә анда югары сезон башлануы белән аңлата. Димәк, сентябрьдә әлеге юнәлешләр буенча туристлык сәфәрләре көз уртасы һәм ахыры белән чагыштырганда отышлырак.

Шул ук вакытта Төркиядә якынлашып килүче кыш сәбәпле ял бәясе арзаная. «Диңгез суына, сезон тәмамлана», – дип ачыклык кертте Яблонская.

Белгеч шулай ук өстәп әйткәнчә, быел көздә россиялеләр арасында иң популяр чит ил юнәлешләре – Төркия, Мисыр, Таиланд, Хайнань һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/turekspert-koz-kone-kaisy-illarda-yal-bayase-kyimmatlanacage-turynda-soilade-5910644

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев