Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар Сабан туен бәйрәм итте [+ фото]

Җәйгә ияреп татар халкының иң матур, зур тарихлы милли бәйрәме Сабантуйлары килә. Әлеге бәйрәм -милли традицияләребез саклануының ачык үрнә­ге. Сабан туе "Тургай" приютында тәрбияләнүче балаларның да яраткан бәйрәменә әверелеп китте. Балаларны халыкара яклау көненә багышланган әлеге чара быел күрше Балык бистәсенең "Акчарлак", Мамадыш районының "Надежда", Кукмараның "Кояшкай" балалар йортларында тәрбияләнүче...

Җәйгә ияреп татар халкының иң матур, зур тарихлы милли бәйрәме Сабантуйлары килә. Әлеге бәйрәм -милли традицияләребез саклануының ачык үрнә­ге. Сабан туе "Тургай" приютында тәрбияләнүче балаларның да яраткан бәйрәменә әверелеп китте. Балаларны халыкара яклау көненә багышланган әлеге чара быел күрше Балык бистәсенең "Акчарлак", Мамадыш районының "Надежда", Кукмараның "Кояшкай" балалар йортларында тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр катнашуы белән аеруча истәлекле булды.

Приют спорт мәйданчы­гында барлык шартларына туры китерелеп Сабан туе мәйданы әзерләнде. Бәйрәм чараларын тәрбия­че­ләребез Миләүшә Нәҗи­пова һәм Рүзилә Бәшәрова ачты. Иң элек балаларны котлау өчен сүз директорыбыз Әнәс Сабитовка бирелде. Ул балаларга сәламәтлек, тыныч күк йөзе, күңелле яллар һәм уеннарда уңышлар теләде. Балаларны бәйрәм белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Казанның балалар һәм гаиләне яклау үзәге директоры Татьяна Журавлева килгән иде.

-Сабантуй халкыбызның иң күркәм бәйрәме ул. Анда иң элек кыр батырлары, фидакарь хезмәтчән­нәр хөрмәтләнә. Сезнең кеч­ке­нәдән күркәм тра­ди­цияләр үрнәгендә тәр­бияләнүегез нык шатландыра. Приют залында горурланырлык райондашларыгызга багышланган бик матур фотостенд эшләнгән. Сезнең дә киләчәктә алдынгылар сафын тулыландырачак кешеләр булачагыгызга ышаныч белдерәсе килә,- диде Т.Җуравлева.

Приют сабантуенда­ иң­ яхшы укучыны,­ ел дәва­мында бүлмәне иң чиста тотучыны һәм спорт алдынгыларын тәбрикләделәр. Балалар "Надежда" приютында тәрбияләнүче Алсуны чын күңелдән туган көне белән котладылар. Аңа үзләре эшләгән картина һәм истәлекле бүләк бирделәр.

Сабан туе җыр-бию, уен-көлке белән дәвам итте. Бәйрәмебез балалар көче белән әзерләнгән концерт, Шәмәрдән балалар сәнгать үзәгеннән килгән "Акварель" бию төркеме һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелде. Концерт программасын Шәмәрдән мәдәният йортының сән­гать җитәкчесе Рәсимә Әсретдинова күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып барды.

"Яшьлек" спорт үзәге оештырган эстафета уеннарында 4 команда үз көчләрен сынады. Жюри нәтиҗәләре буенча кубокка Мамадыш районының "Дуслык" командасы лаек булды. Икенче урынга - "Тургай" һәм өченчегә "Кояшкай" командалары чыкты.

Гөлфинә Дәүләтгәрәева.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X