Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туристлык кешбэкы программасының дүртенче этабы башланды

Туристлар биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20 процентын кайтара алачак. 

Бүгенге көннән башлап турларны кешбэк белән сатуның дүртенче этабы башланды. Россиядә ял итү өчен 31 июльгә кадәр билетлар сатып алу отышлы булачак.

Теләсә кайсы Россия төбәгенә сәяхәткә 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр барырга мөмкин булачак. Сәфәрне әлеге түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләргә кирәк. Ул вакытта туристлар биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20 процентын (20 мең сумнан артмый) кайтара алачак. 

Программада нинди турлар һәм кунакханәләр булуын сайтта белергә мөмкин. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев