Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТУСЫННАР ГЫНА, БУЛЫШЛЫК АРТА

Районыбызда балалы гаиләләр өчен нинди пособиеләр каралган? 2020 елдан аларга өстәмә ярдәм күрсәтүнең нинди яңа формалары барлыкка килде? Бу хакта республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Саба бүлекчәсе мөдире Фирдәвес Галиева сөйли.

Илкүләм  “Демография” проектын тормышка ашыру кысаларында 2024 елга туучылар санын арттыру бурычы куелган. Моңа  ирешүдә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү – мөһим нәтиҗәле  ча­раларның  берсе.  Әйтик, мондый ярдәмне 2019 елда 17941208,50 сум   күләмендә 196  гаилә алды. Быел  Федераль законына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, аның   күләме тагын да артачак.

Мисалга, 2020 елдан аз керемле гаиләләрдә беренче бала өчен айлык пособие элеккеге кебек сабыйга 1,5 яшь тулганчы түгел, ә 3 яшькә кадәр түләнәчәк. 2020 елда пособие күләме 9373 сум тәшкил итә. Әлеге пособие җан башына уртача кереме 20170 сумнан арт­маган гаиләләргә бирелә. Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең гомуми кереме 60510 сумнан артмый икән, димәк, пособиегә өмет итә ала.    Әгәр 2020 елда балага 1,5 яшь тула икән, айлык түләүне озынайту өчен гариза һәм тиешле документлар тапшыру мөһим. Аннан түләү 2 яшькә кадәр билгеләнә.

Башта беренче бала туу (ул-кызлыкка алу) уңаеннан айлык түләү бер яшькә кадәр генә билгеләнә. Аннан гражданин, әлеге пособиене ике яшькә кадәр билгеләүләрен үтенеп, яңа гариза яза. Өч яшькә кадәр озынайтуларын үтенеп янә  гариза язарга кирәк.

Республикада авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрле хатын-кызлар өчен беренче балага 50 мең сум һәм өченче балага 100 мең сум күләмендә кертелгән “авыл” түләүләре көчендә кала. 2019 елда бу ике төр ярдәмне 73 хатын-кыз алды. Әлеге бер тапкыр түләнә торган акчалар авылда өч елдан артыграк яшәүче әниләргә бирелә.

2020 елның 1 гыйнварына җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан, ягъни 9295  сумнан ким булган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бакча өчен түләүнең 100 проценты кү­ләмендә өстәмә компенсация  бирелә.  Быелдан  күп­балалы гаиләләр өчен исәпләү механизмы үзгәрә. 

Өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм җан башына керемнәре яшәү минимумыннан (9295 сум) түбәнрәк булган гаиләләргә дару алуга һәр ярты ел саен 5 мең сум акча бирелә.

18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә керемнәрен яшәү минимумына җиткерү өчен 1 гыйнвардан айлык пособие бирелә башлый.   Моннан тыш күпбалалы гаиләләрне  социаль яклау чараларына  түбәндәгеләр керә: гомуми һәм  һөнәри белем бирү мәктәпләрендә укучыларга (18 яшькә кадәр) юлда   йөрү чыгымнарына айлык  субсидия; торакның  социаль нормалары һәм билгеләнгән  куллану нормативлары   чикләрендә торак-коммуналь түләүләре  чыгымнарының 30 про­центына  субсидия-ташлама: балага 6 яшенә җит­кәнче дару  алуга субсидия. 

Пособиеләргә кагылышлы тулы мәгълүматны  22817, 22819  телефоннары буенча алырга мөмкин.

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев