Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Туй үпкәсез булмый, диләр дә бит

    Менә илебезнең төп Сабан туе да узып китте. Очраклы гына туры килүме: өч уналты туры килде быел. XVI Федераль Сабантуй 2016 елның 16 июлендә Нижгар каласында гөрләде. Хәер, Сабантуйның тагын бер зур күрке булган Татарстан сәнгать осталары концерты алдагы көнне өлкә филармониясендә үткәрел­де. Ни гаҗәп: өлкә губернаторы, җирле парламент, хө­кү­мәт,...

    Бер караганда, шаккатарлык та түгел: Нижгар Кремле Казанныкыннан 1,5 мәртәбә зуррак булып, 22 гектар мәйдан били (Казан Кремле - 15 гектар). Ул көнне иртәнге якта Кремль мәйданын гизү дә насыйп булды. Экскурсовод анда Россияне, Мәскәүне XVII гасыр башында чит илләр йогынтысыннан азат итүне башлап йөргән Кузьма Минин турында шактый күп мәгълүмат бирде. Кремль­дәге җирле чиркәүдә Минин каберен дә күрдек без. Урыс православие чиркәве мондый очракларда мәшһүр мәр­хүмнәрне изге зат дип танымый калмый. Тамырларында татар каны аккан кешене андый исемлеккә кертү бик үк урынлы булмаган, күрәсең. Шуны да исәпкә алып: "Минин тамырларында татар каны да бар, чукындырылган татарлар нәселен­нән бит ул, беләсезме?" - дип сорадык без. Моны беренче мәртәбә ишетүен җиткерде экскурсовод ханым.
    Тарих­чы­­лар­ның әйтүенә караганда, X-XI гасырларда биредә, Ока елгасы Иделгә койган төштә Болгар ханлыгының чик буен саклаучылар яшәү­че Җүнкала дигән шәһәр булган, Ибраһим хан төзет­кәнгә, аны Ибраһим шәһәре дип тә йөрткәннәр (чик буе шәһәр-кирмәне буларак Түбән Новгородка урыслар ХIII гасырда нигез салган). Тарихи романнар авторы Вахит Имамов, Ока сүзе дә безгә бәйле, ул - төрки-татар сүзе, Ука сүзенең бозылган варианты, дип исәпли (шә­һәрдә биш күпер булып, алар­ның дүртесе - Ока, берсе Идел аша салынган). Тарихчы галим Дамир Исхаков исә бу фараз белән килешми. "Бу тирәләрдә күпләгән, әм­ма бик үк ишле булмаган мордва кабиләләре яшәгән, Ока, Москва атамасы да мордва сүзе", - дип белдерде ул. Ни генә булмасын, борынгы бол­гар-татар җи­рен­дә Сабантуй бәйрәме гөр­ләде, без монда диаспора тү­гел, төп, җирле халыклар­ның берсе, дип сөйләргә, язарга җитди нигез бар. Югыйсә Татарстан сәнгать осталары­ның концертын алып баручы татарларны, мондагы диаспора, дип атады (аңлашыла ки, алып баручы теленә ни килсә, шуны сөйләми, кемдер раслаган текстны укый). Өл­кәдә илле меңләп татар яшә­ве, татар авыллары булуы татар-ми­шәр­нең биредә борынгы халык икәнлеген дә­лилли дә инде. Бал кис­мә­гендә бер кашык дегет булган шушы оч­ракны исәпкә алмаганда, без­некеләр бик шәп концерт куйды. Раяз Фасыйхов белән Эльвинаның, Гайсә һәм Муса Маликов­ларның чыгышлары аеруча отышлы булды, ми­немчә. Их, Рөстәм Асаев белән Рөстәм Закиров кына җитми монда, дип утыручыларны да ишеттек.
    Нижгар юкәләре
    Күп кенә Федераль Сабантуйларда булырга туры кил­гәнгә, милли бәйрә­ме­безгә бармак аша караган төбәк­ләрне дә күргән бар. Сабантуй сүзеннән качып, спорт һәм хезмәт бәйрәме, дуслык бәйрәме дигән язулар элен­гән җирләр әле дә очрый, ни кызганыч. Шөкер, Нижгар каласында дистәләп җирдә шәһәр халкын Сабантуйга чакырып торган язуларга тап булдык. Шәһәр үзе яшеллеге, дөресрәге, агач­лар­ның күп­ле­ге белән сокландырды. Байтак кына бина төзеклән­дерүне, һич югы акшарлап чыгуны таләп итсә, шәһәр транспорты искерә башлаган булса да, юкә, чаган, пирамида сыман тупыл­ларның (болары мамык очыр­мый диләр) күплеге бу җитеш­сезлекне күпмедер кап­лый шикелле. Уфа юкә­ләре дип түгел, Нижгар юкә­ләре дип җыр сузадыр, шәт, бире­дәге милләттәш­ләре­без.
    Сабантуй шәһәр үзәген­дәге "Локомотив" стадионында һәм Беренче Май исемендәге паркта уздырылды. Янәшә генә урнашкан алар. Паркта Татарстан Рес­публикасы һәм Нижгар өл­кәсе халык кәсәбәчеләре­нең, кул эшләре остала­ры­ның бик күркәм күргәзмә-ярмин­кәсе оештырылган иде. Би­редә үк Татарстан һәм Нижгар иҗат коллективлары өчен сәхнә­ләр корылган. Федераль Сабантуйлар оештырырга тә­мам остарган Түбән Кама уңганнары быел да бик яхшы "Татар ихатасы" корып куйган. Аркан тартышу, капчык киеп узышу, капчык белән орышу, чүлмәк вату, катыклы казаннан акча эзләү кебек дистәләгән ярышлар да шушында оештырылды.
    Сабантуйның олы кунак­лары - Татарстан Республикасы, Нижгар өлкәсе җи­тәк­челәре, кул эшләре остала­рының иҗат җимешләре белән танышканнан соң, стадионга юл алды. XVI Федераль Сабан туеның рәсми ачы­лыш тантанасы шунда булды. Әүвәл Нижгар артист­ларының - урыс, аннан Татарстан сәнгатькәрләренең татар милли-җирле үзенчә­лек­ләрен чагылдырган, бер­ничә йөз кеше катнашкан киң колачлы театральләш­терелгән җырлы-биюле тамашасы булды (XX гасырның егерменче елларында Казан шәһәре үзәгендә меңләгән кеше катнашында хәрби җи­тәкче, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, әдип Шамил Госманов менә шундый колачлы тамашалар оештырган икән). Табигый, татар артистлары­ның тамашасы игенченең тынгысыз хезмәтен һәм шуңа дан җырлаучы Сабантуйны гәүдәләндерүгә нигезләнгән иде.
    - Татарлар яшәгән һәр авылда, һәр шәһәрдә, һәр илдә диярлек Сабантуйлар гөрләп уза. Түбән Новгородта да без бу бәйрәмне яратабыз. Соңгы ун елда инде икенче тапкыр Федераль Сабантуйны кабул итәбез. Өлкәбез бу атнада бәйрәмчә шаулап тора. Кичә зур татар концерты булды. Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр ачылды. Сабан бәйрәме, тырыш иген­челәрнең, татар хал­кының гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен чагылдырып, безне бер-беребезгә якынайта, дуслыкны ныгыта. Бүгенге заманда бер­дәмлек бик тә кирәк, - дип котлады әүвәл халыкны Нижгар өл­кәсе губернаторы Валерий Шанцев.
    - Соңгы елларда Сабантуй татар халкы өчен генә түгел, бөтен Россия халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Быел Сабантуйлар дөньяның 27 илендә, Россиянең 57 төбәгендә уза. Ул татар халкының теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Федераль бәйрәм­не оештыручыларга, аеруча Түбән Новгород өлкәсе җи­тәкчеләренә рәхмәт! Килә­чәктә дә, шушындый куанычлы вакыйгаларга җыелып, очрашырга язсын! - дип тәб­рикләде Сабантуйга җыелган халыкны үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул өлкәнең абруйлы татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды, өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрия­тенә "Форд-транзит" микроавтобусы бүләк итте. Аның ачкычын мөхтәрият җитәк­чесе Надир Хафизов кабул итеп алды.
    Фәрхәт күтәреп ата, Рөстәм менеп ята
    Ничә Сабантуйда пәһле­ван­на­ры­б­ызның бил алышканын тамаша кылып, мондый бәхәсле көрәш күргән юк иде әле. "Ун ел элек биредә булган Федераль Сабантуйда да шушылай бәхәс чыккан иде. Сезнең, Татарстанның көрәш кагыйдәләре безнеке­нә туры килми, дип нижгарлылар азакта аерым келәмдә көч сынашты. Шунда җиңеп чыгучыга үзләре машина бүләк итте", - дип сөйләде бу хәлнең шаһиты булган БТК башкарма комитеты хезмәт­кәре Илдар Мингәрәев. Бу юлы машина әзерләп куймаганнар иде, ахры. Судьялар, җиңүче дип, 130 килолы Фәрхәт Фәйзуллинның кулын күтәргәч, баш батыр исемен дәгъвалаучы 85 килолы Рөстәм Садыйков кулындагы сөлгесен җиргә бәреп кереп китте. Судьялар, нижгарлылар сызгырып канәгатьсез­лек күрсәтә башлагач, кө­рәшчеләрне кабат көрәш­терергә булды. Бу юлы да Рөстәм татарча көрәшә бел­мәвен күрсәтте. Питрәч районы егете Фәрхәт күтәреп ата, Рөстәм тиз генә торып китә дә Фәрхәт өстенә менеп ятып, ничек тә аның аркасын җиргә тидерергә тырыша. Аягын, муенын бөгеп, көн­дәшенең аркасын ничек тә келәмгә тидерү - грек-рим көрәшенең төп кагыйдәсе бу. Гаҗәп тә түгел, 29 яшьлек Рөстәм ун яшеннән грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән икән. Шул көрәш алымнарын биредә дә дәвам итте ул. "Грек-рим, ирекле көрәш, самболарның кушылмасы булган Нижгар көрәше бу. Мәскәүдә дә алар шулай көрәшә. Нижгарлыларның татар көрәше кагыйдәләрен танырга теләмәве аркасында шушындый хәл килеп чыкты", - дип бәяләде моны үз чиратында каләмдәшебез, татар милли көрәше белгече, "Идел" журналы баш мөхәр­рире Радик Сабиров. "Ничә еллар көрәшеп болай хә­рәмләшүне күргәнем булмады. Рөстәм бер мәртәбә дә күтәреп ата алмады. Инде бәхәскә киткән икән, егет­ләрне өченче мәртәбә кө­рәштерергә иде", - дип кы­зып-кызып сөйләде безгә ярымфиналда көрәшкән Те­ләче баһадиры Раил Нургалиев.
    Татарстанлылар өчен­че мәртәбә көрәш­те­рүне таләп иткәч: "Халык арасында сугыш-орыш чыкмагае", - дип судьялар ризалык бирмәде. Радик Сабировның әйтүенә караганда, Рөстәм Садыйков үз авырлыгында икенче калган икән, димәк, финалга чыгарга хокукы да булмаган аның (шунысы кызык: хәзерге вакытта Нижгар өлкәсенең Бор шәһәрендә яшәүче Рөстәм Ютазы районының Ырыссу авылында туган егет икән, унөч яшендә Татарстаннан Нижгарга күчкән Садыйковлар гаиләсе). Менә шундый сәер бил алышу булды бу. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узу кирәктер: Рөстәм ярымфиналда Мари Иленнән килгән Мөнир Галләмов белән тартышты. Анда да әллә ни булдыра алмады: өчкә ике - бер очко аермасы белән җиңде ул. Мөнир былтыр Красноярскида баш батыр булып калган Муса Галләмовның энесе икән. Сөбханалла, яхшы көрәшче үсеп килә.
    Судьяларның принципсызлыгы аркасында килеп чыкты әлеге хәл. Беренчедән, инде бер мәртәбә кешене баш батыр дип таныгансың икән, сүзеңне кире алмаска, тамашачы фикеренә ка­рамаск­а кирәк. Иң аянычы, татар көрәш кагыйдәләрен җирле көрәш кагыйдәләренә яраклаштыруга ризалашу нә­тиҗә­се булды бу. Мәйданга чыгучылар татарча көрәшер­гә теләми икән, әнә ун ел элек булганча, үзләре машина куя да, шуны отканчы бил алыша инде. Бердәм булыйк, бергә булыйк дип сөйләп, язып торабыз икән, бердәм татарча көрәш кагыйдәләрен дә танырга, мондый урынчылык күренешләрен төбе-тамыры белән йолкып атарга вакыт җитте инде. Хәер, Нижгарда моңа бик тиз генә ирешә алмаслар кебек. Чөнки янәшәдә булган икенче келәмдә яшүс­мерләр, яшьләр көн буе үзләренчә - аяк чалып, өскә ятып - нижгарча көрәште. Хәтта баш батыр исеме өчен тартыш туктатылганнан соң да, икенче келәмдә нижгар көрәше дәвам итте.
    Алдагы елларда мондый хәл кабатланмасын өчен, судьяларны, тренерларны Казанга җыеп алып берничә көнлек укулар уздырырга, укырга теләмәгәннәрне, татарча көрәшергә риза булмаганнарны көрәш мәйданына кертмәскә кирәктер, күрәсең.
    Йомгак урынына
    Менә Сабантуй әләме төшерелде, БТК башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Сабантуйның күчмә билгесен - "Тулпар ат" сынын әстерханлыларга тапшырды (сүз уңаеннан әйтик: нижгарлылыр ат чабышлары оештыра алмады). Аны "Дуслык" татар җәмгыяте рәисе, өлкә Думасы рәисе урынбасары Әнвәр Алмаев кабул итеп алды. Шулай итеп XVII Федераль Сабантуй 2017 елны Әстерханда булачак.

    Рәшит МИНҺАҖ
    Ватаным Татарстан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: