Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тяжело с татарским” антипремиясе иясе мәгълүм булды

Быел “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең әлеге премиясе “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексына бирелде.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында тапшырыла торган “Тяжело с татарским” антипремиясен элмә такталарда татар телен кулланмаган өчен “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексына бирделәр.

Премияне бу минутларда Бауман урамында уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм!” чарасы вакытында тапшырдылар.

Оештыручылар ел саен “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыра. Быел сигезенче тапкыр тапшырылган антипремиянең максаты – дәүләт теле булган татар теленә битараф булган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү. Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга, татар телен куллануларын сорап, хатлар яза. Татар телен кулланмаган оешмаларга антипремия тапшырыла.

Оештыручылар әйтүенчә, антипремия оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, “Тяжело с татарским” антипремиясенә лаек булган оешмалар (Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестр сайты, “Әкият” курчак театры сайты, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты сайты) татар телен кулланылышка кертте.

2017 елда “Тяжело с татарским” антипремиясе “РЖД”, 2018 елда – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирелде.

  • Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ундүртенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2006 елда Казанда татар шәһәр мәдәниятен булдыру максатыннан оештырылган. Чара башта “Үзебез” яңа буын хәрәкәте тарафыннан оештырылып килсә, хәзер исә акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә. 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев