Саба таңнары

Тыңламаган балага кул күтәрергә ярамый

Баласы булган кеше белә: баланы таптың да бетте түгел әле, аны зур тырышлык белән тәрбияләргә дә кирәк. Шуңа да ата-ананы борчыган сорауларның берсе һәм мөһиме: "Бала акыллы, тәртипле, пөхтә, әдәпле булып үссен өчен аны ничек тәрбияләргә?" Сер түгел, бала тәрбияләү сабырлык таләп итә торган бик авыр, четерекле хезмәт, аның хәтта...

Реклама

Баласы булган кеше белә: баланы таптың да бетте түгел әле, аны зур тырышлык белән тәрбияләргә дә кирәк. Шуңа да ата-ананы борчыган сорауларның берсе һәм мөһиме: "Бала акыллы, тәртипле, пөхтә, әдәпле булып үссен өчен аны ничек тәрбияләргә?" Сер түгел, бала тәрбияләү сабырлык таләп итә торган бик авыр, четерекле хезмәт, аның хәтта аерым кагыйдәләре дә бар. Тәрбияне ата-ана иң элек үзеннән башларга тиеш, чөнки бала һәрвакыт әти-әнисеннән үрнәк ала.


Әгәр дә балагыз обойларга, өйдәге бөтен җиһазларга рәсемнәр сырларга ярата икән, димәк, ул иҗади кеше булачак. Бу сәләтне тагын да үстерү өчен балага аерым почмак һәм кирәкле эш кораллары булдырырга кирәк. Әгәр балагыз маймыл сыман бертуктаусыз диванда сикерсә, бер урында тик утыра белмәсә, борчылмагыз. Димәк, ул гиперактив балалар рәтеннән. Моның өчен баланы орышырга кирәкми, аңа кызыклы шөгыль табыгыз. Үзегезгә ярдәмче кирәклеген белдерегез, мәсәлән, өй җыештырырга, савыт-саба юарга кушыгыз. Шул рәвешле бала хезмәт сөючән булып үсәчәк.


Баланы әхлак кагыйдәләренә, мөстәкыйльлеккә өйрәтегез. Сөйләшә торган бала таныш-белешләр белән очрашканда исәнләшергә, киткәндә - саубуллашырга, кирәк чакта - гафу үтенергә, рәхмәт белдерергә кирәклеген белергә тиеш. Әни кеше балага юыну, теш чистарту турында сөйләргә, моның мөһимлеген аңлатырга бурычлы. Өегездә билгеле бер кагыйдәләр урнаштырыгыз, мәсәлән, бала уенчыкларны җыештырып куярга, бары тик өстәл артында гына ашарга, үз караватында йокларга тиеш.


Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү һәркемгә дә җиңел бирелми. Моңа бала бары тик балалар бакчасында гына тулысынча өйрәнә ала. Балага киемнең алдын, артын аерырга, төймәләрен каптырырга, чишергә өйрәтергә гаять авыр. Мөстәкыйльлек турында сүз чыккач, Казанның 382нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Алиса Максимова фикерен белергә булдык. "Мөстәкыйльлеккә бала гадәттә башка балалардан күреп өйрәнә, шулай тиеш дип белә. Тәрбиягә килгәндә, балалар бакчасында баланы тәрбияләү программага нигезләнеп эшләнә. Балаларны төрле уеннар, әкиятләр аша аңлатма биреп тәрбия юлына бастырабыз, начарны яхшыдан аерырга өйрәтәбез. Даими рәвештә ата-аналар белән җыелышлар үткәрәбез, әңгәмә корабыз. Ә инде тыңламаган гиперактив балаларны төрле алымнар ярдәмендә тыңлатырга тырышабыз, психолог ярдәменә нигезләнәбез. Аннан соң бездә режим дигән әйбер бар: вакытында йоклау, ашау, уйнау, һавада йөрү һәм башкалар. Менә шулар да нык ярдәм итә", - дип белдерде Алиса Максимова.


Тагын шунысы да бар: малайларга һәм кызларга тәрбия бирү юллары бер-берсеннән берникадәр аерыла.


Ул үстерүче ата-аналарга түбәндәге киңәшләрне бирәбез:


- балагызны яратуыгызны төрлечә күрсәтегез: кочаклагыз, үбегез, аның белән уйнагыз, ашатыгыз, сөйләшегез. Һич кенә дә сукмагыз, кыерсытмагыз! Алайса бала агрессив, уз-үзенә ышанмый торган, ачулы, усал булачак. Малай кеше катгый рәвештә һәм шул ук вакытта артыгын кыланмыйча тәрбияләнергә тиеш.


- баланың физик мөмкинлекләрен һәм активлыгын чикләмәскә кирәк. Кагыйдә буларак, малайлар кызларга караганда активрак була, шуңа күрә балагызны әледән-әле бәрелеп-сугылып йөрүенә гаҗәпләнмәгез. Малайның физик яктан нык булуы бик яхшы күренеш, чөнки киләчәктә ул гаиләнең яклаучысы булачак.


- улыгызның теле озак ачылмый яки горшогына утырырга өйрәнә алмый икән, чаң сугарга ашыкмагыз. Практика күрсәткәнчә, малайлар бу яктан кызларга караганда озаграк һәм әкренрәк оеша.


- психологлар уллары булган ата-аналарга "улым", "малай", "ярдәмчем" дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. "Җимешем", "матурым", "алтыным" кебек иркәли торган сүзләне сирәк кулланырга кирәк.


Кыз бала өчен исә киләсе киңәшләрне истә тотарга кирәк:


- кыз баланың иҗади сәләтләрен үстерергә тырышыгыз. Малайлар белән чагыштырганда, кызлар гадәттә тынычрак һәм сабыррак була. Кызлар хезмәт сөючән, төрле фантазияләргә бай, шуңа да аларга рәсем ясау, аппликация белән шөгыльләнү ошый.


- кыз балага үз хисләрен, фикерләрен белдерергә ирек бирегез. Һәрдаим матур, мактау сүзләре белән сөендереп торыгыз. Анысы да бик мөһим, чөнки буй җиткәч, ул егетләр әйткән назлы сүзләрдән югалып калмаячак. Кыз бала кешедә ясалмалылык, икейөзлелек кебек сыйфатларны аера белергә тиеш.


- кызыгызга ул теләгән уенны уйнарга рөхсәт итегез. Әгәр дә ул курчак белән уйныйсы урында футбол уйнарга тели икән, димәк, аның холкы шундый. Кем белә, бәлки үсә төшкәч, аның кызыксынулары үзгәрер һәм кызыгыз чын леди булыр!


- балачактан ук тормышта күп нәрсәгә ирешергә мөмкин булуы турында аңлатыгыз. Күренекле актриса, сәясәтче, табиб, укытучы рәсемнәрен күрсәтегез. Ул да үскәч, шундый ук дәрәҗәле ханым булачагын әйтегез.


Инде кечкенә баланың сәер тәртибенә дә аңлатма бирик. Бала көйсезләнсә, сәбәпсезгә зыян салып йөрсә, әлбәттә, бу бик нык ачуны чыгара. Андый вакытта баланы орышырга мөмкин, ләкин куркытырга һәм физик көч кулланырга ярамый. Ул җәзаны ниндидер газап чигу дип түгел, ә аның начар тәртибе нәтиҗәсе дип кабул итергә тиеш. Әгәр бала сезне бүлдереп үз фикерен әйтергә, нәрсәнедер үзенчә эшләргә теләсә, башта аны игътибар белән тыңлагыз, ә аннары аның дөрес эшләмәвен тыныч кына аңлатып бирегез.



Татар эстрадасының популяр җырчысы, өч бала әнисе Венера Шәмиева фикере:


- Беренче кызыбыз Зөләйхага 9 яшь, улыбыз Дәүләткә 5 яшь тула, кечкенәсе Җәлилгә 6 ай. Зөләйханы үстергәндә бик нык психология белән кызыксындым һәм баламны шуңа нигезләнеп тәрбияләргә тырыштым. Бала тәрбияләү тугач та 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 21 яшькә кадәр аерыла. Беренче 7 елны балага патшага караган кебек карарга кирәк. "Анда барма, сикермә, чапма" дип әйтергә, орышырга кирәкми. Ул барысын да үзе аңлап эшләргә тиеш. Нәрсәдер ваткан, түккән икән, шундук җыештырып, сөртеп алырга кирәклеген белсен. Әлбәттә, җәмгыть тарафыннан тыелган, ярамаган гомуми кагыйдәләр дә бар. Әйтик, светофорның кызыл утына чыкмаска, хайваннарны рәнҗетмәскә, кешеләргә авыр сүз әйтмәскә.


Ә инде 7 яшьтән соң барысын да яхшылап аңлатып өйрәтергә, 14 яшьтән соң бала белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга, аның белән иптәшең белән аралашкан кебек сөйләшергә, 21 яшьтән соң ирекле итеп, аның өчен догалар укырга, изге нияттә булырга кирәк. Минем әни һәрвакыт "бу бала кем булыр инде?" дия иде. Тик хәзер эшнең нидә икәнен аңлады. Беркөнне Зөләйха: "Әнием, әгәр Путинга кияүгә чыксам, ислам динен кабул итер иде микән?" - дигән сорау бирде. Мин дә югалып калмадым: "Әтиең безгә мөселман кияүве кирәк булуын аңлатыр аңа", - дип җавап бирдем. Баланың шундый тирән фикерләр йөртә алуы - тәрбия нәтиҗәсе дип уйлыйм. Ә мөcтәкыйльлеккә Зөләйха да, Дәүләт тә бик тиз өйрәнде.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: