Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тынычлык" мәчет комплексында балалар өчен беренче тапкыр кышкы лагерь эшләде

Һәр бала телебезне үстерү, әти-әни хакын зурлаү, намаз укып, әхлаклылык сыйфатларын үстерүгә кагылышлы мәгълүмат алды.

2018 ел гыйнвар аеның беренче атнасында “Тынычлык" мәчет комплексында балаларның кышкы ялы оештырылды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Шушы кыска гына вакыт эчендә балалар үзләренең hөнәрләрен, төрле уен-бәйгеләрдә катнашып, нәрсәгә сәләтле булуларын курсәттеләр. Викториналарда, татарча сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесендә катнаштылар. Әти-әнине хөрмәтләү, туган илне, туган телне ярату, Татарстаныбыз белән горурлану, "Ислам нигезләре" темаларын өйрәнү әңгәмәләрендә катнаштылар. Үзләре дә чыгышлар ясадылар. Нәтиҗәдә, лагерьда катнашкан hәр бала телебезне үстерүдә дә, әти-әни хакын зурлаү буенча, намаз укып, яхшылык-изгелек сыйфатларын үстерүгә хас булган уңай мәгьлүмат алдылар.

Лагерьның сонгы көнендә дә мәчет эчендә балалар өчен зур бәйге оештырылды. "Сорау-җавап" викторинасы да кызыклы, нәтиҗәле узды. Килгән әти-әниләр дә бик канәгать булдылар, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алдан әзерләнгән транспортларда ипподромга барып, атларда йөрү бәхетенә ирештеләр. Шулай итеп, "Тынычлык" мәчетендә беренче тапкыр кышкы лагерь узды.

Ә язгы лагерь мәчеттә 5 елдан бирле эшләп килә, диелә матбугат хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев