Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфа мэры, вазифасыннан җибәрүне сорап, гариза язган

Сәясәтчеләр Ирек Ялаловны Россия Федераль Җыелышының Федерация Советына киләчәк, дип фаразлыйлар.

Кичә, 17 сентябрьдә, Уфа мэры Ирек Ялалов, вазифасыннан вакытыннан алда бушатуны сорап,  шәһәр Советына гариза тапшырган. Политолог, сәясәт фәннәре докторы Станислав Шкель "Татар-информ” хәбәрчесенә мэрның бу карарны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән килешеп кабул итүе турында әйтте.

“Аның бу адымы 9 сентябрь сайлаулары алдыннан ук килешенгән булырга тиеш. Соңгы елларда Ирек Ялаловның республика җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре катлаулы булды, турыдан-туры булмаса да, үзара гаепләүләр дә еш яңгырады. Күрәсең, сайлаулар алдыннан алар компромисска ирешә алганнардыр. Моны Рөстәм Хәмитовның сәяси уеннардагы уңышы, дип исәпләргә кирәк, ул башбирмәс мэрдан котылуга иреште”, – диде Станислав Шкель.

Республикадагы мәгълүмат чаралары язуынча, мэрның мөрәҗәгате Уфа шәһәр советының 27 сентябрьдә узачак сессиядә каралачак.

Ирек Ялалов Уфа мэры кәнәфиендә 2011 ел ахырыннан бирле утырды. Аңа кадәр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләгән иде. Быел 9 сентябрьдә узган Башкортстан Дәүләт җыелышы-корылтаена узган сайлауларда ул “Бердәм Россия” сәяси партиясе исемлегендә өченче урында торды.

Бәйсез экспертлар Ирек Ялалов Россия идарә органнарының берсенә эшкә чакыру алган, дип фаразлый. Алар фикеренчә, Уфа мэры Россия Федераль Җыелышының Федерация Советына сенатор булып килергә тиеш. Станислав Шкель фикеренчә, Ирек Ялалов өчен бу - карьерада югары күтәрелү түгел. “Ресурсларга контроль һәм республикадагы сәяси процессларга тәэсире ягыннан мэр вазифасы сенаторлыкка караганда күпкә көчлерәк”, - диде ул.

 

Фото: Олег Яровиков, Башинформ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев