Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада полиция хезмәткәре автомобиль белән фурага бәрелеп үлгән

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте 5 августта төнлә булган.

Уфада 23 яшьлек полицейский автомобиле белән юл кырыенда туктап торган фурага килеп бәрелгән һәм Instagramда туры эфир алып барган килеш үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

"Социаль челтәрдә 23 яшьлек полиция хезмәткәренең үлүе турындагы видео чыкты. Ул “Инстаграм” социаль челтәрендә уникенче модель “Лада” автомобиле руле артында барган килеш туры эфирга чыккан. Хокук тәртибе хезмәткәренең соңгы минутлары кәрәзле телефон камерасына эләккән”, - дип хәбәр ителә мәгълүмат агентлыгы.

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте 5 августта төнлә булган. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, җиңел машина юл кырыенда туктап торган фурага зур тизлек белән килеп бәрелгән. Яшь егет алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Аның мәетен җимерелгән автомобильдән коткаручылар алган.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев