Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укроп нинди чирләрдән файдалы.

Гипертония (югары кан ба­сымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булы­ша: 1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып са­лып, 15-20 минут төнәтеп сө­зәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбә­гә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Әлеге чара йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара бу­ларак та файдаланыла. Рәс­ми...

Гипертония (югары кан ба­сымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булы­ша: 1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып са­лып, 15-20 минут төнәтеп сө­зәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбә­гә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Әлеге чара йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара бу­ларак та файдаланыла. Рәс­ми медицинада укропны 1-11 стадия гипертония чи­реннән (бигрәк тә бромид белән)кулланалар.

Ризык эшкәртелү бозыл­ганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм тын юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рә­вешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (ягъни 1 өлешкә- 10 өлеш су). Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чы­гуны көчәйтүче, ашказаны- эчәклек, бавыр, атероскле­роз чирләреннән булышу­чы чара буларак та файда­ланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торучы су коялар да, суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Укроп орлыгы төнәтмәсенең тагын бер рецепты: 2 аш кашыгы орлыкны тартып, 0,5 л кайнап торучы су коялар да, 30-40 минут төнәтеп сөзәләр. Ашарга 30 минут кала, көнгә 3-5 мәртәбә 100 әр мл эчәләр (баш авыртулар белән баручы баш мие атеросклерозыннан, гипертониянең башлангыч стадияләреннән, хроник коронар җитешсезлектән, тынычландыргыч буларак, пиелонефрит, цистит һәм бөер-таш авыруларыннан, корсак әгъза­лары спазмнарыннан, аппе­тит һәм азык эшкәртелүне яхшырту өчен һәм газларны куучы буларак.

Укроп күнел болганганда яхшы. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аяк­ны зарарлый. Ә укроп әгъза­лардагы патологик процесс­ларны тоткарлый, инвалид­лыкны кисәтә.

Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмә­сендә чылатып, 20 көн дәва­мында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы ор­лыкка 1 стакан кайнап то­ручы су коеп, 30 минут тө­нәтеп сөзегез.

Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнен сөтен арттырырга булыша.

Сидек тотмау­дан. Әлеге чир-не укроп ярдәмендә1 ат­нада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы ук­роп орлыгына 1 стакан - су кайнатып салыгыз да җылы җирдә (термос бул­са. яхшырак) төне буе төнә­тегез. Иртән ач карынга эчегез.

http://www.igelek.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев