Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылардан БДИ бирдертер идегезме [сораштыру]

Укытучыларның һәр биш ел саен бирә торган аттестациясен БДИ белән алмаштырырга кирәк. Бу фикерне яңгы­ратучылар, аттестация ул укытучыларның һөнәри осталыгын да, белемен дә объектив бәяләми, дип әйтә. Укы­тучылар арасында аны "5ле"гә узучылар аз, димәк, алар балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алмый. Шул нисбәттән мөгаллимнәр БДИ бирергә тиеш, дигән фи­кер әйтелә....

Укытучыларның һәр биш ел саен бирә торган аттестациясен БДИ белән алмаштырырга кирәк. Бу фикерне яңгы­ратучылар, аттестация ул укытучыларның һөнәри осталыгын да, белемен дә объектив бәяләми, дип әйтә. Укы­тучылар арасында аны "5ле"гә узучылар аз, димәк, алар балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алмый.

Шул нисбәттән мөгаллимнәр БДИ бирергә тиеш, дигән фи­кер әйтелә. Билгеләрне дә яшереп тормаска. Ә сез ничек уйлыйсыз: укытучылар да БДИ бирергә тиешме?

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА,Казанның Ш.Мәрҗаниисемендәге татар гим­на­зия­се директоры:

- БДИ со­рауларының эчтәлеген яхшы белгән, бу системаны аңлаган мөгал­лимне югары бәялим. Барысын да үз башыннан уздырса, ул балалар нинди авырлыкларга килеп төрте­лер­гә мөмкин булуын да, психологик борчылуларын да аң­лаячак. Ярар, укытучылардан БДИ бирдертик, ди. Әмма бу белем бирү системасын уңай якка үзгәртерме соң? Беренче чиратта, бәлки, югары уку йортларына кемнәрне алудан башлап, аларга белем бирү дәрәҗәсен яхшырту турында уйларга кирәктер? Педагогика практикасын кайда, ничек, кемдә уза ул, нинди билгеләргә укый булачак белгеч? Эшне шуннан башлау дөресрәк булыр иде. Килешәм: 5 ел саен узарга тиешле аттестация гади бер процедурага әйләнде, әмма бу күренеш еллар буена дәвам иткән, үзгәрешләр кичермәгән һәр өлкәгә кагыла. Соңгы елларда укытучыларны барыбер кәгазь боткасыннан азат иттеләр.

Роберт МАНСУРОВ, Кукмара районы мәгариф бүлеге җитәкчесе:

- Әгәр дә укытучыларны БДИ бирергә мәҗбүр итсә­ләр, моны мыскыл итү дип кабул итәчәкмен. Бу - балалар, ата-аналар каршында мөгал­лимнәрнең абруен төшерү. Мәктәп системасына иң талантлы, иң булдыклы шәхе­с­ләр килергә тиеш, ә андыйлар укытучы булам дип чират тормый. Бу түләнгән кечкенә хезмәт хакына да, укыту­чының социаль яктан якланмаганлыгына да бәйле. Укытучылар яхшымы-начар­мы, әмма без шулар белән эшлибез. Кайдадыр инде пенсиядә булган мөгал­лимнәрне чакыртып китерә­ләр, кайдадыр укытучы үз фәне белән беррәттән башкасын да укыта. Яхшы кадр­лар юк икән, кая барасың?! Булганнары белән эш итәсең. Акчаны арттырдык, диләр, әмма аларга таләпләр дә өелде. Аркасыннан сөеп кенә эшләткән кешеләрне БДИ бирдертсәк, алар мәк­тәп системасыннан качып бетәчәк бит!

Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы (Түбән Кама шәһәре):

- Укытучылар да БДИ бирергә тиеш. Аттестация узар алдыннан, үземне тикшерер өчен, мин дә БДИ бирдем. Хәзер аттестация узу өчен имтихан тапшыру таләп ителми. Укытучылар күп иде, әм­ма бар да күчерде. Карап торучы да юк. Шулмы инде имтихан? Математикадан биреп карыйсы килә. Аттестацияне узганда да күбесенә күз йомалар. Укытучы балаларны үзенә карата алырлык шәхес булырга тиеш. Ә моның өчен даими укырга, белем тупларга, тирә-як мохитне өйрәнергә, дөнья гизәргә кирәк. Укытучылар арасында китап уку да модада түгел. 20 ел элек ничек укып бетергән­нәр, шул белемнәре белән йөри­ләр.

Айгөл БАРИЕВА, җырчы:

- Бичара укытучылар гына диясе кала! Тагын нинди сират күпере аша уздырырлар икән аларны?! Мин үзем дә укытучы булып эшләдем, ике сеңлем дә - педагог. Никадәр авыр һөнәр икәнен бик яхшы беләм. Минем өчен укытучы - дәрәҗәле кеше. Аларны укучылар рәтенә куйсалар, бил­геләрен Интернетта урнаштырсалар, аларга карата мөнәсәбәт нинди булачак соң? Килешәм, укытучылар белемнәрен арттырырга тиеш, имтихан да бирсеннәр. Тик ул БДИ рәвешендә булмасын, бары тик аттестацияне камилләштерергә кирәк дип саныйм.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев