Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УКЫТУЧЫ БУЛУ… ТАБЫШЛЫ? /ХЕЗМӘТ ХАКЫ РЕЙТИНГЫ/

Син укытучы булырга телисеңме? Бу сорауга уңай җавап бирүчеләр күп булмас. Ә башка һөнәр иясе булам дип мөгаллимлеккә китүчеләр юк түгел. Казан егете Эмиль Шәйдуллин да – шундыйлардан. Ни өчен ул юристлыктан укытучылыкка күчкән? Нигә аның укучылары мөстәкыйль эшләрнең күбрәк булуын үзләре сорый? Казан укытучылары күпме хезмәт хакы ала? Боларның барысы да – безнең язмада.

Эмиль укытучылык «ятьмә»сенә инде студент елларыннан ук эләккән. Шул вакытта ул «Сәләт»нең җәйге сменаларында эшли. Сәлкешләргә җәмгыять белеме, тарих фәннәрен өйрәтә. Аның күңелендә бу предметларга карата гыйшык уты уяна.

– Кем әйтмешли, мин моның белән «кабынып киттем». Хәтта укыганда да бәлки киләчәктә укытучы булып эшләргә теләрмен дип уйлап йөри идем. Укучылар белән эшләгәндә, картаймыйсың һәм һәрвакыт «движуха»да буласың бит! – дип башлады ул сүзен.

Университетта 5 ел буе юрист белгечлегенә укый Эмиль. Тик шушы һөнәр буенча аңа бер ай да эшләргә туры килми. Үз хезмәт юлын ул «Сәләт» оешмасында яшьләр белән эшләү хезмәткәре буларак башлый. Кулына диплом алгач, мәктәпкә күчә.

– Беренче эш урыным Казанның 98нче мәктәбе иде. Тәҗрибәм булмаса да, анда мине кире какмадылар, бик яратып каршы алдылар. Киресенчә, аның директоры яшь укытучыларга өстенлек бирә иде. Аннан соң үзем укыган 155 гимназиядә вакант урын барлыгын белдем. Һәм шунда эшләргә карар кылдым. Аның директоры минем бер еллык уңышларымны күрде. Шуннан соң эшкә чакырып калды, – ди Эмиль.

Эмиль өчен укытучы булып эшләүнең уңай яклары:

​ укучыларга белемне кызыграк формада бирәм дип, үзең дә яңадан-яңа әйберләргә төшенәсең («штудировать» итәргә дә туры килә)

​ балалар теманы аңласа, укытучыга шундый рәхәт була!

Укучылар «самостоялка»ны үзләре сорап ала

Эмиль укыта торган 155нче мәктәп – Блум таксономиясе буенча шәһәрнең инновацион мәйданчыгы булып санала. Бу технология 1950нче елларда уйлап табылган. Биредә дәрес 6 өлештән тора. Ул белем алу, аңлау, куллана белү һәм шуннан соң гына анализлый белүгә юнәлтелә.

– Укучылар мөстәкыйль эш эшләргә бер дә яратмый! Шуңа күрә мин бу эшне интернет-программага күчердем. Хәзер аны «quiz»лар форматында ясыйм. Укучылар да «Эмиль Ирекович, мөстәкыйль эш эшлик әле», дип сорыйлар. Дәрес саен шулай дип аптыратып бетерәләр. «Quiz» форматы егетләргә-кызларга бик ошый. Шуңа һәр дәрескә уен форматындагы мөстәкыйль эш әзерләргә тырышам. Гомумән, һәр дәрес өчен матур презентация яки видеодәрес әзерлим, – ди Эмиль.

Сер түгел, укытучының эше шул кадәр күп ки, хәтта еш кына төннәрен дә эшләргә туры килә. Эмиль дә дәресләргә төннәрен әзерләнә. 2017 елның декабреннән башлап ул конкурсларда катнаша. «Ел укытучысы» бәйгесенең Авитөзелеш һәм Яңа Савин районы буенча уздырылганында «Педагогик дебют» номинациясендә беренче урынны яулый. Шул конкурска әзерләнгән вакытларда иртәнгә кадәр утырырга туры килә аңа. Ә иртән иртүк эшкә дә барасы бар бит.

Яшь укытучының расписаниесе

8.00 – мәктәпкә килә; дәрестә күрсәтәчәк презентацияне көйли;

8.30 – дәресләр башлана

тәнәфесләр вакытында да укытучы укучылар сорауларына җавап бирә

гадәттә, көн саен 6шар дәрес, бары тик дүшәмбе – 5, пәнҗешәмбе – 3 дәрес

җомга – Эмильнең методик көне.

VIP-исемлек тә бар!

«Эмиль нинди укытучы?» дип сорасаң, ул таләпчән дә, шаяртырга да ярата. Барысы да кәефенә һәм укыта торган сыйныфына бәйле икән бит!

– 9нчы сыйныфлар белән бераз кырысрак булырга кирәк. Өй эшен эшләмичә килгән укучыларга таләпчән мин. Әгәр укучы кыңгырау шалтыраганчы килеп, җитди сәбәп аркасында дәрескә әзерләнмәгәнен әйтә икән, мин моны аңлыйм. Әмма, дәрес башланганчы, мине моның турында кисәтмәсә, куйган «2»лене инде төзәтеп булмый. Шулай итеп, VIP-исемлеккә эләгәсең.

Киләсе дәресне дә шушы VIP-исемлектән башлыйм да инде. Укучылар «Тагын Эмиль Ирекович мине «грузит», дип уйларга мөмкин. Тик киләсе дәрестә беренчеләрдән булып сөйләгәч, бу укучы темадан соң булган сорауларга җавапларны менә дигән итеп хәзерли ала. Минем дәрестә «2»ле алуы бик авыр. Мин гадел булырга, эшләмәгәнеңне таный белергә өйрәтәм. Шундый укучылар да бар бит: дәресне «беләм» дип сөйли башлый, бакасаң, ул «су агыза», – ди Эмиль.

«Хезмәт хакының артуын телим»

Сер түгел, кайбер укучылар укытучылары белән шаяртырга ярата. Тик әлегә Эмильнең чалбарын акка буяганнары да, урындыгына кнопка куйганнары юк икән. Яшь укытучы егет-кызларның шаяруларына каршы түгел-түгелен. Аның фикеренчә, укытучы, рэп-баттлдагы кебек, укучыларның шаяруына вакытында һәм урынлы итеп җавап та бирә белергә, укучылар белән бер дулкында булырга тиеш.

Аның фикеренчә, 21 гасыр укытучысы заманча, аралашучан, мобиль, компьютер, интернет технологияләрен яхшы белүче һәм, әлбәттә, балаларны яратырга тиеш.

– «Маленький принц» әсәрендә болай диелә бит: «Олылар үзләренең элек бала булуларын онытканнар». Чыннан да, кайбер мөгаллимнәр моны исеннән чыгара. Ә бит укучылар уйнарга да тели. «10нчы параграфны укыгыз да иртәгә сөйләрсез!» дигән әйбер бөтенләй булырга тиеш түгел.

Яратып һәм җаның белән янып башкарган хезмәтең өчен югары хезмәт хакы да аласы килә. Россиядә укытучыларның уртача хезмәт хакы 33 мең 200 сум, дип санала. Эмильгә дә бу сорауны бирмичә булдыра алмадык.

– Хезмәт хакының күбрәк булуын теләр идем. Яшь белгечләрне җәлеп итәр өчен дә аны арттыру начар булмас иде. Уртача хезмәт хакы статистика мәгълүматларга карап төзелә. Шәхсән мин 40 мең алып эшләгән укытучыны белмим. Гадәттә, укытучы 1 ставкага эшли. Бу – атнасына 18 сәгать. Тик 18 сәгать эшләп, 40 мең сум алып булмый. Әлбәттә, яшь укытучыларга өстәмә акча да түлиләр. Тик бу барыбер бик аз, – ди Эмиль.

Россия укытучылары күпме акча ала?

Россия Мәгариф министры Ольга Васильева илдә укытучыларның уртача хезмәт хакы 33 мең 200 сумга җиткән, дип белдерә. Ә Мәскәү укытучылары барысыннан да уздырган. Биредә мөгаллимнәрнең уртача 85 мең 900 сум акча ала. Соңгы 7 ел эчендә башкала укытучыларының хезмәт хакы ике тапкырдан күбрәк арткан. 2012 елда ул 39 мең 200 сум булса, хәзер – 85 меңнән артык. Тик мәскәүлеләр арасында мондый суммага шаккатучылар да табылган. Шул ук вакытта 91 мең, кайберәүләр хәтта 122 меңнән артык акча алуларын әйтә.

Шул уңайдан, без Россиянең төрле төбәкләрендәге укытучыларның күпме хезмәт хакы алганын карыйк әле. Бөтен мәгълүмат та Росстат (Дәүләт статистикасы федераль хезмәте) хисапларыннан алынган. 2017 елның гыйнвар – сентябрь аенынң мәгълүматларын тәкъдим итәбез.

Росстат билгеләвенчә, Россиядә мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы – 34 027 сум. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагогы – 27 738 сум, вуз укытучылары 57 283 сум ала.

Укытучыларга эшләр өчен иң яхшы урын – Ерак Көнчыгышта. Биредә аена 45 292 сум акча алалар. Аерым төбәкләрне алсак, Чукоткада мөгаллимнәрнең хезмәт хакы – 88 633 сум, Сахалинда – 64 092, Камчаткада – 62 601. Ямал-Ненец, Ненец, Ханты-Манси автономияле округлары, Мәскәү, Мурманск өлкәләре дә калышмый.

Ә Төньяк Кавказдагы мәктәп укытучыларына бер дә җиңелләрдән түгел. Анда иң түбән хезмәт хакы – 21 071 сум. 20 мең сумнан да арзанрак хакны Алтай һәм Карачай-Черкессия мөгаллимнәре ала.

Педагогларның хезмәт хакы 78 проценты база өлешеннән, 20 проценты стимуллаштыра торган түләүләрдән, 2 проценты хезмәт түләү фондының конпенсация өлешеннән тора.

Башка илләр белән чагыштырганда, Россия укытучыларының хезмәт хакы, чыннан да, түбән. 12 ил арасындагы рейтингта Мексика, Испания, Германия укытучыларының хезмәт хакы иң югарысы булган.

Фотолар Эмиль Шәйдуллинның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев