Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы һөнәрен кечкенәдән сайлый

Мичән төп мәктәбе дирек­то­рының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Кадрия Хаернас кызы Гарифуллинаны күрше-тирә районнарда да күпләр белә. Ул – үзенең мәрхәмәтлелеге, киң күңеллелеге, тырышлыгы , ярдәмчел һәм кунакчыллыгы  белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган шәхес.

Кадрия укытучы һөнәрен кечкенәдән сайлый. 1985 елда Арча педучилищесын тәмамлап, Керәнне башлангыч мәктәбенә укытучы булып эшкә кайта. Балаларны  укырга-язарга  өйрәтә. Тиз арада үзен теоретик әзерлекле, укыту методикасын яхшы бе­лүче укытучы итеп таныткан мөгал­лимәгә  башлангыч мәктәп мөдире буларак зур җаваплылык йөкләнә. Яшь буынны төпле белемле итү өчен ул һәр дәрескә җентекләп әзерләнә, җирле материаллардан оста файдалана, укучыларны иҗади эшкә тартуга зур әһәмият бирә. Дәресләрен һәр баланың сәләтен һәм мөмкинлекләрен истә тотып оештыра, аеруча математика белән кызыксынган укучылар өчен өстәмә дәресләр үткәрә. Үзе дә Казан педагогика институтының математика факультетында читтән торып белемен   күтәрә. Укучыларның сорауларын һәм ихтыяҗларын күздә тотып, ел саен башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган чараларның колачын һәм эчтәлеген үзгәртеп эшли.

Хезмәттәшебез укыту-тәрбия эшен максатчан оештыру – шәхес формалаштыруның һәм үстерүнең нәтиҗәле юлларын сайлап ала белә. Мәктәп коллективы укыту-тәрбияне нәтиҗәле итү өчен максатчан эшли. Чөнки аның башында Кадрия Хаернасовна тора һәм шушы юнәлештә армый-талмый эзләнә. Аның тапкырлыгына, булдыклылыгына, җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел. Эш бүлмәсе беркайчан да бушап тормый, ул һәркемнең гозерен игьтибар белән тыңлый, чын күңелдән ярдәм итәргә тырыша. Милли зәвык белән җиһазланган методик бүлмә, татар халкының тарихын, көнкүрешен чагылдырган кече музей, фән кабинетлары, спортзал һәм башка урыннарда аның зур эш тәҗрибәсе чагыла.

Мәктәбебездә 18 укытучы эшли. Коллектив соңгы елларда республика күләмендә үт­кәрелгән фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә яхшы нәти­җәләргә ирешә. 8 укучы район олимпиада этабында, 2 укучыбыз республика турында катнашып җиңүче булдылар. Әлбәттә инде, җиңүчеләрдә язмам героеның өлеше зур.

Шушы көннәрдә Кадрия Хаернас кызына 55 яшь, ә тормыш иптәше Мөхәммәт  Нургали  улы  белән гаилә коруларына 33 ел тулды. Гаиләдә 1 ул, 2 кыз үстерәләр. Бәхетле әби-бабай дүрт онык сөя. Ә алда якты хыяллар, матур омтылышлар белән яшәүче, укытучы сүзенең могҗизалар тудырырга сәләтле икәнлеген аңлап эш итүче мөгаллимәне зур эшләр, тынгысыз хезмәт еллары көтә.

Финә Сабирҗанова, 

 Мичән төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор  урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев