Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасы булачак

Системаны сынап карау 2021 елның сентябрендә башланачак.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү өлкәсендә тәртип урнаштыруны төп бурыч дип атады. Бу хакта ул федераль басмаларының берсенә биргән интервьюда әйткән. 

«2021 ел ахырына без педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәмнең бердәм системасын төзергә планлаштырабыз. Болар барысы өчен дә аңлаешлы булган программалар, бердәм бәяләү процедуралары, алар нигезендә квалификация күтәрү системасы төзелә» — дип хәбәр иткән Сергей Кравцов.

Укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын сынап карау 2021 елның сентябрендә башланачак. Шулай ук мәктәпләрдә төрле вазифалар барлыкка киләчәк.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев