Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ул көн киләсен беләм, әмма уйламаска тырышам”. Айгөл Фазылованың башына тагын бер авырлык килгән

Мин әле яшим! Яман шешкә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова әнә шул сүзләр белән үзен дә, якыннарын да өмет­ләндерә. Бөтен илгә танылган Казан кызы шушы көннәрдә тагын бер операция кичереп, күп төрле тикшеренүләр үтте. Анализлар зарланырлык түгел, ди үзе.

– Минем хакта төрлечә язалар. Кайчак ул язмаларны укып та тормыйм. Бөтен җирем сызласа да, кәефем начар,  димим. Яшермим, метастазалар бө­тен организм буенча таралды. Үп­кәм, бавырым, умырткама, баш миемә кадәр яман шеш таралды. Аякларым бик каты сызлый. Шулай булса да, минем яшисем килә, – ди Айгөл. – Үлем турында уйларга тырышмыйм. Ул көн җитәчәк икәнен дә беләм. Тик балам булу миңа яшәргә көч бирә. Әле менә интернеттан Петербургта бер профессорның минем хәлдәге кешеләргә ярдәм иткәне турында укыдым.  Аңа хат юлларга уйлыйм, чакырсалар, барыр да идем.


Айгөлнең улы Әмир мәктәпкә барырга әзерләнә. Ул Казанның 165 нче мәктәбендә укыячак. Гариза тапшырып куйганнар инде. Тик менә аны опекага алган апалары гына авырып киткән. Әлегә Әмир гел әнисе белән.


– Апабызны чак югалтмадык. Чабаксарда аягына операция ясаткан иде ул. Кинәт кенә авырып, аягына баса алмый башлады. Операция урыны үлекли башлаган. Авыртуына түзә алмыйча, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Әмма табиблар килмәгән. Шуннан соң Чабаксарга алып кит­теләр. Әле ярый барганнар. Ан­дагы табиблар, әгәр ике сә­гатькә соңга калсагыз, ахыры аянычлы бетәчәк булган, дигәннәр, – дип сөйли Айгөл. – Яңадан апа­бызның аягына операция ясадылар. Әлегә реанимациядә. Исән-сау гына була күрсен, дип телим. Бердәнбер ышанычым, терәгем ул гына бит минем.

Фото: tatar-inform/Султан Исхаков

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X