Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул – Сөн кошы!

Утыз ел элек басылып чыккан бер мәкаләсендә Роберт Миңнуллин: “Мин – Сөн кошы. Ә кошка талпы­на-талпына очарга ике канат кирәк. Ә минем бер канатым – Татарстан, икенче канатым – Башкортстан. Тамырларым – Илеш районында. Шунда туганмын, шунда тәпи атлап киткәнмен, үскәнмен, чыныкканмын”, – дип язган иде.

Җиденче дистәсен тутырган көннәрдә Роберт Миң­нуллин, горурланып, бүген дә үзенең ике канатлы булуын әйтә! Аны Татарстанда да, күрше республикада да халык та, түрәләр дә бертигез яратты, хөрмәт итте, ике республикада да кайберәүләр бертигез көнләштеләр... Талантлыларга яшәве җиңел түгел...


Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнул­линга – җитмеш яшь! Кайберәүләр тумас борын картая, кемнәр­дер картлык дигән хикмәтле гомер фасылын читләтеп үтә. Һәркайсына аерым сәбәпләр бар. Роберт Миңнуллин турында сүз кузгатканмын икән, беренче чиратта, аны, картлык читләтеп үткән, каршысына килгән һәркемгә елмаеп сәлам бирүче киң күңелле шәхес итеп, хөрмәт-ихтирамга лаек күренекле иҗаткяр, әдип буларак күз алдымда тотам. Үз алдына да елмаеп йөри микән ул? Җавап шактый үтемле булыр кебек:

Гел елмая бу, димәгез,
Мин бит елыйм эчтән.
Сезнең хәсрәтләрегез дә
Минем җанга күчкән.

Ул – дәүләт эшлеклесе, шагыйрь дә, дипломат та, журналист та, җәмәгать­че­лек арасында киң билгеле шәхес тә. Хезмәте киң вә тармаклы, үзе әйтмешли, “Шагыйрь генә булып калалмады”. Бу сүзләр­дән кайбер ачы телле ка­ләмдәшләребез, үзләренчә кызык тапкан булып, сөй­лән­гәләп тә йөр­деләр. Имеш, Роберт Миң­нуллин барысын да булдырган, шагыйрь генә була алмый калган икән. Роберт Миңнуллин аларга да “мыек астыннан гына елмаеп”, дустанә аркаларыннан кагып, алга бара торды. Чынында Роберт Миңнуллин – татар шагыйре буларак “татарның кайсы юлдан барырга тиешлеген”, татар шагыйре ничек булырга тиешлеген, татар ире, гаилә башлыгы ничек булырга тиешлеген яшәештә күрсәткән шәхес. “Робертның шигырь­ләре туган телнең гомерен озынайта торган чын, саф халыкчан телдә язылганнар”, – дип язган Шәүкәт абый Галиев. – Тел – иман, бабайлар васыяте, бөек рухыбыз, яшәе­­шебезнең төп асылы! Бүген безгә бу сүз­ләрне дога урынына кабатларга кирәк. Хәер, парадокс түгел, рәхимсез вәзгыять каршында торабыз – шундый вакытка килеп җиттек ки, инде татарча әйтелгән һәр сүз дога урынына яңгырый башлады. Бигрәк тә түрәләребез (саф татар ата-анасыннан туган, саф татар тәрбиясе алган, кайсыдыр борылмада кыйб­ласын алыштырган буын) татарча бер сүз әйтсәләр, бас­кан җирдә тезгә чүгеп, сәҗдәгә китәбез, иләсләнеп аларның эзсез эзенә баш орабыз... Татар теленә ихтыяҗ булмый торып, бүгеннән башлап, беркайчан да чын татар балалары үстерә алмаячакбыз, безнең яшь буын башка якка каерачак. Бу – аксиома, һәм бу хакта Роберт Миң­нуллин инде ничә еллар чаң кага, кем кемне ишетә, кем кемне тыңлый, кем кайсы якка тарта, аңламассың, бү­генге татар дөньясы туздырылган кош оясын хәтер­ләтә...


Роберт Миңнуллинның иҗаты, хезмәте, биләгән вазифалары һәрвакыт гавам­ның күз уңында булды. Озак еллар балалар газетасын җитәкләде, Дәүләт Советы депутаты булды, җәмәгать эшлеклесе буларак та һәр­кайда хөрмәт белән каршы алалар, очрашуларда әйт­кән һәр сүзен алкышларга кү­мәләр. Ул – мәңгелек балачак һәм яшьлек иленең Затлы шагыйре. Ул – һәр­вакыт игътибар үзәгендә. Аны кырык ел дәвамында Олпатлык үрнәге дип атыйлар. Ул – бик иртә өлгергән Шәхес. Ул – әдәби алмаш, каләмдәш­лә­ренең иҗатын халыкка җит­керү өлкәсендә иң кирәкле эшләргә алынып, үз инициативасы, тырышлыгы бу эшләрне дә­вам­лы башкарган остаз.


Роберт Миңнуллин тиешле сүзне үз вакытында, урынлы итеп әйтә белә! Аның кө­рәш коралы – каләм. Ул тынгысыз да, кирәк чакта кыю да, аны кулга ияләштереп тә, кем­неңдер кәефен күрү өчен ниндидер “уеннарга” кертеп тә булмый. Аның үз юлы, үз кыйбласы, әмма бу юл, кыйбла фәкать халкыбыз тарафына илтә. Шул ягы белән дә ул күпләрдән аерылып тора.


Роберт Миңнуллин шигъ­­рияткә, ике мәңгелек темага яңа сулыш өрде: берсе – яшьлек-мәхәббәт, икенчесе – әнкәйләр темасы. Галим­нәр­чә әйтсәк, әлеге мәүзуг каләм ияләрен туктаусыз ымсындырып тора. Күпме әсәрләр язылган, күпмесе халык күңе­лендә яши! Һәм шушы изге темаларга яңа­лык өсти ал, ди! Сирәкләр бәхетенә тия торган бәхетле очыш бу. Мос­тай Кәрим “Талбишек” китабын укыгач, автор белән сөе­нечен уртаклашып: “Поэзия­гә нинди генә вазифалар йөк­лә­мә­сеннәр, нинди генә бурычлар такмасыннар, асылда ул – җан азыгы, күңел бәй­рәме. Бүген кич мин шушы ямьле бәйрәмдә булдым. Изгелек, матурлык, ихласлык бәй­рә­мендә, мә­хәббәт бәй­рә­мен­дә булдым. Алга йөге­реп тә, артка чигенеп тә укыдым шигырьләреңне. Һәр­бер­се йөрәгем һәм гакылым күзә­нәкләренә үзенчә үтеп керде”, – дип яза. “Роберт Миң­нуллин феномены нәр­сәдә?” – дигән сорау куйсак, Мостай ага аны бер җөмлә белән аңлатып биргән – шигырьнең һәркайсы йө­рәк­кә һәм акылга, (күзәнәк­кәчә!) “үзенчә үтеп керергә” тиеш икән бит! Без исә “хис шагыйре”, “фикер шагыйре” дигән булып шигырь чарлаучыларны төрләргә бүлгән булабыз, бәхәсләшәбез...


Тагын бер нәрсәне әй­тим – Роберт Миңнул­линга ышаналар. “Ул чынлап та без теләгән шагыйрь!” (Сибгат Хәким.) Халык кадәр халык үзе те­ләгән шагыйрен беркайчан да икенче нәү­бәт­кә куймаячак, халык те­ләге – фә­кать ышанычка нигез­ләнә. Роберт Миңнул­лин әле җит­мешенче еллар башында ук, Сөнгә бәйләп, табигатьне җимерү, алны-артны уйламыйча туган җиребезнең матурлыгын, сулыкларын юкка чыгару турында әрнеп язган иде. Татар халкының һәр вәкиле үз әнисе хакында гимн итеп җырлый торган “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” дип аталган җыры нәкъ менә туган якның сабый акылы тотып алган искиткеч мизгел­ләре һәм мәңгелеккә күңел тү­ренә кереп калган Илаһи гү­зәллек, шул гүзәл­лекне аң­ларга ярдәм иткән дә Әнкә­се­нең Бөеклеге турында уйланып, инде дә еллар үткәч, кай­берәүләр тарафыннан шушы матурлыкны юкка чыгарырга кереш­кән­нәренә әрнүдән, кеше­ләр­нең явызлыгына рән­җеш­тән тугандыр дип уйлыйм. Таби­гать-Анага һәм безне тудырган Әнкәй­ләргә бертигез кү­ләм­дә сак караш һәм үтә газиз, кадерле мө­нәсәбәт булырга тиеш! Бу – хикмәтле җыр!


Роберт Миңнуллин сүзлә­ренә язылган һәр җыр турында милли биеклектән чыгып, ныклап сөйләшергә булыр иде. Җыр сәнгатендә аның үз мөнбәре бар! Бераз композиторлык шаукымы кагылган кеше буларак әйтәм, аның шигырьләре кирәкле аһәң белән туалар, көйязарларга шуны тоеп, танып, ноталарга гына саласы бар (моның өчен көйя­зар­лардан бер генә әй­бер таләп ителә ул – талант). “Үзеннән-үзе туган җырлар” дигәнне ишетсәгез, алар Роберт Миңнуллин җырларына бик тә туры килә.


Соңгы вакытларда туган телебезгә карата мәкерле һөҗүм башлангач, иң үтемле сүзне, шигырьләтеп Роберт Миңнуллин әйтте дип саныйм. Ул аны интернет аша миллионлаган укучыларга шигъри мөрәҗәгате мең вә меңнәрнең аңына бәрде, ярсытты, битарафлык сазлыгыннан чыгарды!

Минем телем кемгә зыян салды?
Минем телем кемгә ук атты?
Ул болай да сезнең ярдәм белән,
Бөтен хокукларын югалтты.


 Еллар үтә тора, Роберт Миңнуллин беренче күр­гәндә ничек булса, һаман шул кыяфәттә, тамчы да үз­гәр­мәгән шикелле. Һа­ман шәп шигырьләр яза, һаман аның сүзләренә язган шәп җырлар яңгырый, һаман иң атаклы дүрт балалар ша­гыйренең берсе булып кала (Сибгат Хәким болай дип күрсәтә: “Бездә дүрт татар балалар шагыйре бар – Тукай, Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнул­лин”.), һаман укучыларның иң кө­теп алган шагыйре, аны яраталар, ихтирам итә­ләр, иң мөһиме – аңа ышаналар! Уңышлар телик тә, Ходай аны сәламәт­лектән аермасын. Әле Роберт Миң­нуллин безне яңа китаплары, әсәр­ләре белән күп тапкырлар сөендерер. Әзер булыйк!

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев