Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улын башы белән “сөзгән”

Гаиләдә кыйналып гомер итүче хатын-кызлар еш кына бу хакта беркемгә дә сөйләми. Өйдәге чүпне тышка чыгармый, гаиләсе, балалары хакына түзә.

Районыбыз авылларының берсендә  яшәүче Фәсхиев та (фамилиясе  үзгәртелде) хатынына кул  күтәрүе йомылып калыр дип  уйлаган,   күрәсең. Әмма явызлыгы полициянең  участок вәкаләтлесенә барып ирешкән. Фәсхиев 16 июнь  кичендә исерек хәлдә йокы бүлмәсенә кереп, хатыныннан эчәргә акча  сорый. Уңай җавап булмагач, тавыш чыгара. Хатынының муеныннан эләктереп алып, буа башлый,  үтерү  белән  яный. Йодрыгы белән ике тапкыр   йөзенә суга. Аннары 6 яшьлек улын җәберли, аны иягеннән   күтәреп  алып: “Син минем улым түгел”,–ди.  Җәнҗал икенче  көнне дә дәвам итә. Алкоголь психозы белән наркологта  учетта торучыдан тагын ни   көтәсең.  Фәсхиев хатыны артыннан ишек  алдына  чыгып, аннан акча таләп итә, сүгенә, кул  күтәрә.  “Тимә” дип әнисен  яклаган малайны үгез шикелле башы белән сөзә. Кабат: “Син минем  улым түгел”,– ди.  Зыян   күрүченең кызы, әнисенең  гомере өчен куркып хокук саклау органы вәкиленә хәбәр итә.Нәтиҗәдә Фәсхиевка карата Җинаять  кодексының берьюлы ике статьясы – үтерү белән  янаганы һәм балигъ булмаган баласын тәрбияләү вазифасын үтәмәгәне өчен гаепләү белдерелә. Әлеге материал буенча тикшерүне Саба эчке эшләр бүлеге дознавательләре алып барды.  Судта Фәсхиев  гаебен таный, кылган явызлыгы өчен үкенүен яшерми.  Ә зыян  күрүче үзе һәм улы  алдында  гафу  үтенүен әйтеп, иренә кырыс җәза бирмәвен  сорый.  Фәсхиевка җәмәгать судьясы хөкем  карары белән 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнде.

Фото: https://pixabay.com | Myriams-Fotos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев