Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УНИВЕРСИАДА АВЫЛЫНДА СТУДЕНТЛАРГА УРЫН ЮК?!

2010 елдан башлап, читтән килеп, яңа гына КФУ студенты булучыларын шәһәр эчендәге шәһәргә – Универсиада авылына урнаштыра башладылар. Шул вакыттан бирле бу кфулыларның үзенең бер зур почмагы. Монда вахтер, КППдагы абыйлар әти-әниләрдән дә болайрак итеп тикшерә. Тик киләсе уку елында КФУ студентларына бу авылда яшәү урыны тәтерме соң?

СОРАУ. Әле күптән түгел «Вконтакте» социаль челтәрендә КФУның бер институты төркемендә шундый мәгълүмат пәйда булды. Имеш, киләсе уку елыннан КФУ тулай торакларына беренче курс студентларын кертәчәкләр. Ә 2-4 курс укучыларына тулай торакка урнашу өчен, рейтингта баллар җыярга кирәк булачак. Ягъни тулай торакта активистлар гына яши алачак дигән сүз.

Бу сүзләрнең, чыннан да, дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнен белү өчен, без КФУның Бердәм мәгълүмат үзәгенә (ягъни матбугат үзәгенә) мөрәҗәгать иттек.

Тулай тораккка эләгим, дисәң…

ҖАВАП. Казан федераль университетында читтән килгән студентларның торак-көнкүреш шартларын булдыруга зур игътибар бирелә. Алар өчен «Универсиада авылы» тулай торакларында – 9200, ә «Студентлар шәһәрчеге» тулай торакларында 4500 урын бар. Ятак-урын кирәк булган һәм тиешле гариза биргән студентлар университетның тулай торагы белән тәэмин ителәчәк. Һәр укучы белән торак бинасының наемы турында килешү төзелә. Бу Россия Федерациясенең торак закончалыгы белән билгеләнгән.

Ә яшәү өчен түләү торак йортларның:

сыйфаты;
төзекләндерелүе;
урнашуы;
планировкасына бәйле.

Ул КФУ студентларының Беренчел профсоюз оешмасы фикерләрен исәпкә алып башкарыла. Рәсми ММЧларда бастырылган мәгълүматларга караганда, Россиянең башка вузлары тулай тораклары белән чагыштырыганда, кимрәк, – диелә безгә килгән җавапта.

Бүген Универсиада авылында яшәү өчен – 515 сум, ә Студентлар шәһәрчегендә яшәү өчен 250 сумнан алып 440 сумга кадәр түләргә кирәк. Гадәттә, аны һәр ярты ел саен алдан түләп куярга кирәк. Моннан тыш әле, электр утын кулланган өчен түләүне дә онытма. Анысы – елына бер тапкыр. Еш кына ул бер кешегә 1000әр мең сум туры килә.

Әлбәттә, киләсе елда КФУ тулай торакларына күпме кеше урнашырга теләве һәм урнашачагын әлегә әйтеп булмый. Барысы да кабул итү кампаниясеннән соң гына билгеле булырга тиеш.

Авылга бөтен кеше дә сыймый?

Сер түгел, КФУның бөтен студентлары да диярлек Универсиада авылында яшәргә тели. Уңайлы шартлар, иминлекне күзәтеп торучылар бар, урын-җирне юып бирәләр, 3-4 бүлмәгә – 1; 5 катлы йортларда һәр бүлмәдә аерым кухня… Тик шуңа да карамастан, Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр итүләренчә, Универсиада авылында урыннар чикле. Шуңа да 2017 елда Университетның Студентлар советы һәм Беренчел профсоюз оешмасы карары буенча Универсиада авылында тору өчен 1-2 курс, чит ил гражданнарына, шулай ук фәнни, спорт, мәдәни-масса һәм башка җәмәгать эшләрендә актив катнаша торган студентларга өстенлек бирелергә тәкъдим ителгән.

КФУ хезмәткәрләре әйтүенчә, күрсәтелгән категория студентларны өстенлекле рәвештә Универсиада авылына урнаштыру студентларның профсоюз бюро, студентлар советы, иҗтимагый берләшмәләр утырышларында, академик төркемнәрнең старосталар җыелышында фикер алышылган.

НӘТИҖӘДӘ, 1нче курс студентларын Универсиада авылында берсүзсез урнаштырачаклар. Шулай ук әзерлек факультетында укучылар, стажерлар, ерак чит илләрдән килгән студентлар һәм аспирантлар да мондый «ташлама»га ия булган.

Ә калган студентлар исә Универсиада авылында яшәү өчен активлык рейтингында көрәшергә туры киләчәк. Искәртеп үтәм, анда мәдәни-масса, спорт һәм студент тормышының башка чараларында актив катнашкан өчен баллар җыелачак. Әлеге рейтинг читтән килеп укучы студентлар җыелышларында махсус комиссия тарафыннан каралачак. Мондый очракта студентның кайда яшәве аның бары тик үзеннән, ягъни активлыгыннан торачак.

КФУда хәбәр итүләренчә, мондый сайлау механизмы студентларның Россия Федерациясе законнары тарафыннан билгеләнгән академик хокукларын бозмый, белем алу өчен социаль шартларын начарайтмый. Хәер, әлеге механизм 2017 елның 17 ноябрендә узган Студентлар конференциясендә моның турында фикер алышынган һәм ул гамәлгә кертелгән була.

! Шуны да исеңә төшерик, активлык буенча яңа система рейтингы бары тик Универсиада авылында торуга гына бәйле. Һәм читтән килеп укучы студентларны тулай торак белән 100 процент тәэмин итүгә кагылмый. Ягъни Универсиада авылына «сыймасаң», сиңа КФУның иске тулай торакларында (ә аларның саны тагын 10ау) урын булачак дигән сүз. Күңелеңне иркен тот!:)

Фото: http://yalkyn.com
http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев